<![CDATA[Сабантуй]]> ru Plugin RSS_EXPORT (0.01) for 2Z CMS (0.9.7.0.FixPack.03) <![CDATA[ ТАРИХ]]> Матурлыгы, уңганлыгы белән күпләрне сокландырган кыз Казан бае Сөләйманга кияүгә чыкканда бары бер шарт куя: мәһәргә биреләчәк 200 мең сум акчага татар кызларын укытыр өчен заманча мәктәп салдырырга һәм Фатихага шул мәктәптә үзе теләгәнчә җитәкчелек итәргә комачауламаска. Сөләйман шунда ук риза була. Сөләйман Мөхәммәтҗан улы Аитов Казанның эре сәүдәгәрләреннән берсе, Сәүдәгәрләр бан¬кының идарә әгъзасы, 1897-1901 елларда шәһәр Думасы гласные, өстәвенә, танылган иганәче дә. Ятим балалар йортларына даими ярдәм күрсәтеп, Бишбалта бистәсе мәчетенә, хастаханә төзүгә дә зур чыгымнар тоткан кеше. Шунысы да кызык, Фатиха белән Сөләйманның туенда ата булып, олуг галимебез Шиһабетдин Мәрҗани утыра. Фатиха гомер буе Шиһабетдин хәзрәтне үзенең рухи атасы итеп санаган. [b] Язманы тулысы белән 11нче февраль саныннан укый аласыз[/b] Тәэминә БИКТИМЕРОВА, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты. ]]> http://sabantuy.net?id=965 Tue, 14 Feb 2012 12:10:04 GMT <![CDATA[Спорт]]> Финалга төрле яшь категорияләрендә «Юность» һәм «Орленок» (Авиатөзелеш районы), «Орбита», «Авангард» һәм «Вымпел» (Вахитов районы), «Слобода» һәм «Бөркет» (Киров районы), «Романтик» һәм «Энергетик» (Мәскәү районы), «Спарта», «Бриз» һәм «Орион» (Яңа Савин районы), «Родник», «Олимп» һәм «АТП-1» (Идел буе районы), «Атлант», «Факел», «Зилант», «Багира», «Волна» һәм «Ракета» (Совет районы) командалары чыкты. «Казанда бүген яшь спортчылар тәрбияләү системасы әйбәт көйләнгән. «Алтын алка»да катнашучылар саны елдан-ел арта бара, уеннарының сыйфаты да күзгә күренеп яхшыра. Ишегалды хоккей командаларында тәрбияләнүчеләрнең күбесе уйнауларын балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре командаларында дәвам итәләр», — диде спортчыларны сәламләргә килгән Казанның Физкультура һәм спорт Комитеты рәисе Илгиз Фәхриев. ]]> http://sabantuy.net?id=964 Fri, 10 Feb 2012 12:54:33 GMT <![CDATA[Сезнең иҗат]]> Җәй җитүгә ашыгабыз Урманнарга, кырларга. Рәхәт була саф һавада Малайларга, кызларга. Хәрәкәттә — бәрәкәт бит, Моны яхшы аңлыйбыз. Мәктәптәге ярышларда Катнашмыйча калмыйбыз. Төрле түгәрәкләр безнең Яраткан шөгылебез. Физкультура — сәламәтлек! — Шуны,сез дә белегез! Алсу ФӘРРАХОВА. Әгерҗе, Ләбиб Айтуганов исемендәге Девятерня мәктәбе. [center]Карлар ява[/center] Урамнарда ап-ак карлар ява, Гүя, карлар түгел, чәчкәләр. Юк, юк, чәчкәләр дә түгел әле, Бәллүр кебек алтын тәңкәләр. Ә мин йөрим ап-ак урам буйлап, Өсләремә карлар сибелә. Агачлар да нидер сөйләшәләр – Минем серне алармы белә?! Серләремне карлар чәчмиме дип, Сорыйм әле карлы җилләрдән. Минем теләкләр дә шундый ап-ак, Гуя, мин дә шушы илләрдән. Альмира ДӘҮЛӘТОВА. Саба, Сатыш. ]]> http://sabantuy.net?id=963 Tue, 07 Feb 2012 12:31:29 GMT <![CDATA[Швейцария]]> Швейцариядә автомобильләрдә антирадар һәм башка шундый приборлар куллану закон белән тыелган. Бу таләпне бозучы штрафка тартылу гына түгел, хәтта кулга алынырга мөмкин. Антирадар, законда каралганча, хуҗасыннан тартып алынырга һәм юк ителергә тиеш. Автомобиль салонында йөртүченең дә, пассажирларның да иминлек каешы белән эләктерелеп куюы мәҗбүри. Тизлек 25 км/сәгатьтән артмаган очракта, урман, басу юллары искәрмә була ала. Машинаны парковкага урнаштырганда һәм артка таба хәрәкәт иткәндә иминлек каешын ычкындырырга ярый. 7 яшькәчә балаларны автомобиль салонына махсус утыргычларда килеш кенә йөртергә ярый. 7-12 яшьлек баланы, авырлыгы һәм буе яраса, гади иминлек каешы белән йөртергә рөхсәт ителә. Әлбәттә, каеш баланың муены янынна үтәргә тиеш түгел. Автомобиль белән идарә иткәндә йөртүче кесә телефонын тотып сөйләшергә тиеш түгел, махсус җайланмалар булган очракта гына телефонын куллана ала. Швейцариядә автомобиль тәгәрмәчләренә кышкы резина кую закон буларак таләп ителми. Әмма автомобиле җәйге резиналы шофер кыш көне юл-транспорт һәлакәтенә эләгә икән, сезонга туры килмәгән шиннары өчен катырак җәза алачак. Биредә бозлавыкка каршы махсус чылбырлар куелган тәгәрмәчләр белән генә йөрергә яраклы юллар да бар. Мондый юлларга махсус билгеләр куела. Швейцария юлларында полицейскийларның барлыгы күренми дә. Алар бик ихтирамлы. Машинаны теләсә кайда куеп калдыру биредә зур тәртип бозу булып санала һәм зур суммада штраф салына. Юлда машина ватылса, 140 номерын җыярга кирәк. Ашыгыч юл ярдәме тәүлек әйләнәсе эшли. ]]> Хәерле юл! http://sabantuy.net?id=962 Thu, 02 Feb 2012 09:52:32 GMT <![CDATA[ Олимпия уеннары]]> Өч елдан соң киләчәктә бу уеннарга кышкы спорт төрләрен дә кертергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыгалар. Ләкин Стокгольмда оешкан спорт комитеты моңа каршы килә — төньякның кышкы спорт төрләре Швециядәге популяр уеннарга начар тәэсир итәчәк, боз өстендә уйнала торган спорт төрләренең Олимпия уеннарына бер катнашы да юк, дип белдерәләр. 1916 елда Берлин шәһәрендә үткәрелергә тиешле Олимпия уеннарына кышкы спорт төрләрен дә кертергә ниятлиләр. Олимпиаданы оештыручылар программага чаңгы ярышларын, тимераякта йөгерүләрне, фигуралы шууны һәм шайбалы хоккейны кертә. Ләкин Беренче бөтеньдөнья сугышы бу уеннарны үткәрергә комачаулый. 1924 елның 24 гыйнварында Франциянең Шамони шәһәрендәге Монблан тавында «Кышкы спорт төрләре атналыгы» үткәрелә. Нәкъ менә шушы ярышларны беренче кышкы Олимпиада уеннары дип атыйлар да инде. Анда көч сынашырга барлыгы 293 спортчы җыела, арада 13 хатын-кыз да була. Катнашучылар 16 илдән килә. Беренче бөтендөнья сугышын башлаучы буларак, Германияне бу уеннарга кертмиләр. Ә аның белән союздаш булган илләр — Австрия һәм Венгрия, ни өчендер, катнаша. Шамонида үткән уеннарда чаңгы спорты — таудан шуу һәм тизлеккә чабу, фигуралы шуу һәм хоккей уеннары була. Командалы зачетлар буенча иң күп очконы Норвегия командасы җыя, Финляндия икенче урынны яулый. Хоккей турнирында Канада спортчылары беренчелекне ала, ярышларда алар барысы бергә 110 шайба кертә. Ул чордан соң күп еллар үтте, һәм күп кенә кышкы Олимпиадалар үткәрелде, 20 меңгә якын спортчы катнашты, 1000нән артык медаль яуланды. Белгәнебезчә, 2010 елда соңгы кышкы Олимпиада Канаданың Ванкувер шәһәрендә үткәрелде. Ә 2014 елда дөнья спортчыларын Сочи кабул итәчәк, шулай итеп, көньяк шәһәре кышкы Олимпия уеннарының башкаласы булачак. ]]> Спорт http://sabantuy.net?id=961 Tue, 31 Jan 2012 11:36:43 GMT <![CDATA[Спорт]]> Укытучыга балаларны спорт белән кызыксындыру өчен расписаниедәге дәресләр генә җитми шул, алар белән дәрестән соң да шөгыльләнергә кирәк. Шул максаттан Илдар Зыяфович спортның төрле юнәлешләре буенча чемпионатлар, ярышлар, уеннар үткәрә. Мөгаллим баскетбол уены аша балаларның хәрәкәтләнү сәләтен үстерү методик темасы белән шөгыльләнә, «Гомуми белем бирүче мәктәпләрдә баскетбол уенын тирәнтен өйрәнү» дигән авторлык программасын да бастырып чыгарган. Бу программа нигезендә, компьютер технологиясен кулланып, уен элементлары өйрәтелә. Укытучының «Күңелле стартлар», «Кышкы уенннар», «Футбол», «Волейбол» «Теннис» кебек спорт уеннарын балалар көтеп ала. Ә «Әти, әни һәм мин — спорт яратучы гаилә» дигән уенда балалар гына түгел, әти-әниләр дә теләп ярыша. «Милләтләр кроссы», «Россия чаңгы юллары» ярышларына хәзерлек буларак, укытучы мәктәп беренчелегенә ярышлар үткәрә. Бу ярышларда укучылар, укытучылар, әти-әниләр дә катнаша. Җиңүчеләр шәһәр ярышларына үтә. Мөгаллимнең тырышлыгы бушка китми, нәтиҗәләр күз алдында. ]]> http://sabantuy.net?id=960 Tue, 31 Jan 2012 11:27:18 GMT <![CDATA[Сценарий]]> Без сезне 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек һәм балаларыгызга үрнәк әти булып яшәвегезне телибез! Бергә: Бәйрәмегез белән сезне, әтиләр! 1нче укучы: Әти — безнең терәгебез, Әти — безне яклаучы. Авырлыклар китермичә, Давыллардан саклаучы. 2нче укучы: Ул зирәк тә, шаян да, Акыллы да, гаҗәп тә. Кем дисезме, ул кеше? Безнең әти, әлбәттә 3нче укучы: Хәлне сораша баштан сыйпый, Миңа чаңгы көйләшә. Әнием белән дә әти Гел елмаеп сөйләшә. 4нче укучы: Барыбызга да булыша. Үзенең дә күп эше. Әнигә, миңа, энемә Әти — иң кирәк кеше. 5нче укучы: Сезгә булган олы хөрмәтебез Урын алсын йөрәк түрендә. Шатлык-куанычлар, зур бәхетләр Юлдаш булсын сезгә гомергә! 6нчы укучы: Әткәй, әткәй, синнән башка тагын Кем бар шундый бала бәгырьле? Кояш сыман, әнкәй берәү булса, Син дә безгә шулай кадерле. 7нче укучы: Алмадык сатып бүләкләр — Без үзебез ясадык. Үзең хезмәт куйган әйбер Зур бүләк дип санадык. (Бүләкләр тапшыру.) Бәйгеләр I бәйге — «Таныш булыйк». Балалар өйдә «Минем әтием» дигән темага инша язып килде. Сүз ... гаиләсенә бирелә. II бәйге — «Йөрәгем җимешләре». Әтиләр дөге бөртеге белән баласының исемен яза. III бәйге — «Сорау бирә нәниләр, ни диярләр әтиләр?» Бер гаилә баласы икенче гаилә башлыгына сорау бирә. 1нче сорау. Аны әниләр ясый. Ул зур да, уртача да, кечкенә дә була. Ашап туйганнан соң, әтиләр аңа еш таяна. Авылда ул һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игътибар аз. (Мендәр) [center][b]Сценарийны тулысы белән “Сабантуй” газетасының 21нче гыйнвар саныннан укырга мөмкин.[/b][/center] Сәкинә ГЫЙЛЬМАНОВА, укытучы. Чистай, 2нче гимназия. [b][center]Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, сыйныф җитәкчеләре! Сез бакча балалары белән утренниклар, мәктәпләрдә кызыклы кичәләр үткәрәсез. Алар өчен сцена¬рий¬ларны да үзегез язасыз. Узган елның декабрь аенда без газетабызда шундый сценарийлар буенча «Бәйрәм» дип исемләнгән конкурс игълан иткән идек. Аларга профессиональ әдипләр бәя бирәчәк, һәм иң яхшылары газета битләрендә урын алачак. Конкурска быелның 1 маенда йомгак ясалачак. Искәрмә: кулъязмалар дүрт машинка битеннән артмаска тиеш. Язмаларыгызга «Сабантуй»га язылу квитанцияләрегезнең копиясен теркәргә дә онытмагыз.[/center][/b] ]]> http://sabantuy.net?id=959 Wed, 25 Jan 2012 11:01:00 GMT <![CDATA[СЫЙНЫФТАШЛАР]]> Узган ел сыйныфлары белән «Сабантуй» газетасына язылган булганнар, бергәләп укып барганнар. Газетаның яшь хәбәрчеләреннән үрнәк алып, кулларына каләм алганнар һәм шактый «пешкән» шигырьләр язганнар. Билгеле инде, беренче иҗат җимешләрен яраткан газеталарына юллаганнар. Кыш Кыш җиткәч, Көннәр суыткач, Шугалакта шуабыз, Кар көртенә чумабыз, «Кар бабайлар» булабыз. Арыслан МУЛЛӘХМӘТОВ. УРМАН Авылымны бик яратам, Урман якын булганга. Саф һавасын сулап йөрим Күңелләрем тулганда. Җиләккә дә еш барабыз Бөтен гаиләбез белән. Гөмбәне дә калдырмыйбыз, Күбесен таныйм, беләм. Урман безгә күп күчтәнәч, Тәмле сый бүләк итә. Һәр җәй саен шаулап-гөрләп, Безне кунакка көтә. Динар ГЫЙЛЬФАНОВ. Нигә? — Нигә күзлек кирәк? — диеп, Энекәш миннән сорый. Күзлек киеп йөрүемә, Күрәсең, бик аптырый. Әйтәм аңа: «Нишлим инде, Болай начар күрәмен. Күзлек киеп укыганда, Шәп күрәм, күп беләмен, Энекәш, күзеңне сакла! – Монысы изге теләгем.» Әмил НУРУЛЛИН. Яңа елда Кыш бабай белән Кар кызы Теләде күп теләкләр. Капчыкларында бүләкләр: Конфетлар, прәннекләр. Без дә бүләкләр ясадык. Ялындырып тормадык – Чыршы тирәли әйләнеп, Биедек тә җырладык. Алинә ФӘХРЕТДИНОВА. Әнием Әнием бәлеш пешерә, Бигрәкләр тәмле итеп. Мин мич янында басып, Торам пешкәнен көтеп. Алсу КАДЫЙРОВА. Кышкы ямь Иртән торып тышка чыксам, Ябалак- ябалак кар ява. Туган авылым өстенә Матур, ак җәймә яба. Яратам мин табигатьне – Матурлана тирә-як. Җитә кышкы кием киеп, Таудан шуар рәхәт чак. Азамат ХӘСӘНОВ ]]> http://sabantuy.net?id=958 Tue, 24 Jan 2012 11:32:15 GMT <![CDATA[спорт]]> Белешмә: Хагиги 1988 елның 2 маенда Тегеран шәһәрендә туган. 18 яшендә үк Иранның иң дәрәҗәле «Переполис» клубында уйный башлый. Клуб составында барлыгы 73 уен үткәрә. Алирез уйнаганда «Персеполис» — 2007-2008 елларда Иран чемпионы, ике мәртәбә милли кубокка ия була. Хагиги яшьләр җыелма командасы өчен дә уйнаган. 2011 елның октябрендә Иран җыелма командасы өчен беренче рәсми уенын үткәргән. КАМАЗ-МАСТЕР КҮПЪЕЛЛЫК ЛИДЕРЛЫГЫН ЮГАЛТТЫ Перуда «Дакар-2012» 14нче трансконтиненталь марафон тәмамланды. Бу Дакарның 33нче тапкыр үткәрелүе. Биредә авыр машиналар символик 29 км махсус участокны узалар. Быелгы Дакар ралли-марафонның җиңүчесе — Жерар де Рой (Голландия экипажы). Икенче урында — аның якташы «Ивеко» командасы лидеры Ханс Стейси. Өченчеләр — Казахстан командасы һәм аларның башлыклары Артур Ардавичус. 4нче урынны Андрей Каргинов эки¬пажы яулады, бишенче урында — Илгизәр Мәрдиев егетләре. Россия командасының уңышсызлыгы — күренекле узышчыла¬рының булмавы. Җиде тапкыр җиңү яулаган Владимир Чагин «Дакар-2011» марафоныннан соң, карьерасын тәмамлады, ике тапкыр чемпион булган Фирдәвес Кәбиров та спортчы карьерасына нокта куйды. А.МИҢНУЛЛИН. ]]> Спорт http://sabantuy.net?id=957 Tue, 24 Jan 2012 11:11:33 GMT <![CDATA[Арча читекләре]]> [img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/22n11.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="209" height="143" align=""]22n11.jpg (29.45 Kb)[/img] Бу малайлар-кызлар Арча сәнгать мәктәбенең «Ар-И-Эль» хореография коллективына йөриләр. Коллективның алыштыргысыз җитәкчесе — Эльза Камалова. 15 еллык коллективның җиңүләре бихисап. Аларның күбесе иҗат коллективлары арасындагы иң дәрәҗәле, иң популяр бәйге — «Созвездие-Йолдызлык» республика эстрада сәнгате фестивале дипломнары. Бу җиңүләргә «Хоровод друзей» халык биюләре Казан фестивале, «Чулпан» төбәкара балалар үзешчән сәнгать фестивале, «Ватан» халык иҗаты фестиваль-конкурсы өстәлә. Коллектив Гариф Ахунов исемендәге премия лауреаты да. Кыскасы, алар гел юлда, гел сәхнәдә. Сез дә бии торган Арча читекләренә кызыгып куйдыгызмы? Тик ул читек-чабаталарның бер сере бар — алар тырышлар һәм үзсүзлеләр аягында гына бии башлый. Чөнки бию ул — күнегүләр, күнегүләр, тагын бер кат күнегүләр. Биюнең нинди авыр эш икәнлеген үзе биеп караган кеше генә белә. Ә тырышлыкның нәтиҗәсе алкышлар һәм җиңүләр икәнлеген үзегез дә чамаладыгыз инде. ]]> http://sabantuy.net?id=956 Tue, 24 Jan 2012 11:03:26 GMT <![CDATA[Исән бул!]]> Ангина аңкаудагы миндальсыман бизләрдә «яшәүче» микроблардан башланып китә. Иммунитет йомшарганда алар бик тиз үрчи башлый, температура күтәрелә, тамак авырта, буыннар сызлый. Миндальсыман бизләр зураеп, ак кунык белән каплана. Шуны гына көткәндәй, грипп эпидемиясе азына башлый. Гадәти кебек кенә тоелса да, грипп сәламәтлекне какшатып, «эзен» салып калдыра. Грипп — бронх-үпкә системасын зарарлаучы йогышлы авыру булуы белән куркыныч. Берничә ел элек башкалада грипп чорында үпкә ялкынсынуы сәбәпле, бер яшь кызның гомере өзелде. Гыйбрәт алырлык бу вакыйга хакында «Педиатриядә фармакотерапия һәм диетология» темасына багышланган бөтенроссия фәнни гамәли конференциясендә дә сүз булды. Быелгы грипп чоры гыйнвар азагына туры килә дип фаразлана. Табиблар: «Чир читләтен узсын дисәң, иң үтемле юл — прививка ясату», — дип ышандыралар. Хәзер инде привика ясатырга соң. Шуңа да иммунитетыгызны «аякка бастырырга» тырышыгыз. Профилактика чарасы буларак, «Арбидол» эчәргә һәм «Интерферон»ны борынга көнгә ике тапкыр 2-3 тамчы салырга кирәк. Инфекцияләрдән саклану һәм дәвалану өчен «Афлубин» да булыша. 1-12 яшьлек балаларга аны көнгә ике тапкыр 3-5 тамчы тамызырга кирәк. Профилактика өчен тамчылар санын киметеп, өч атна кулланырга кирәк. Халык медицинасы чараларыннан гөлҗимеш, кара карлыган, каен җиләге, юкә чәчәге, бөтнек, сарымсак төнәтмәләре эчү дә файдалы. Ангина булганда күп итеп җылы эчемлек (тик кайнарны түгел), әйтик, бал белән кура җиләге кайнатмасы яки лимонлы чәй файдалы. Ангина белән авыручы кешегә калын киенеп, җылы юрган астында ятарга ярамый. Һәр ярты сәгать саен сырхауның тәнен юеш сөлге белән сөртеп торырга кирәк. Исегездән чыгармагыз: температураны төшерә торган дарулар авыруның хәлен җиңеләйтә, тик вирусларга каршы көрәшми. Шуңа да дәвалануны табиб билгеләргә тиеш. Бу чорда көндәлек режимыңа игътибар итү дә зыянлы булмас. Күбрәк ял итәргә, туйганчы йокларга тырышыгыз. Яшелчә, җиләк-җимеш, бигрәк тә мүк җиләге, лимон, кәбестә файдалы. Иртән өегездән әйбәтләп ашап чыгып китегез. Кулларыгызны ешрак һәм сабынлап юыгыз. Бүлмәне җилләтегез, ул очракта бүлмә һавасындагы вируслар кими, чир тарала алмый. Бу кыш рәхәтләнеп чана-чаңгыда, тимераякта шуган, боз өстендә узыша-узыша хоккей уйнаган матур мизгелләре белән истә калырлык булсын! Андый файдалы шөгыльләр сәламәтлек өчен һәрчак файдалы. [b]Чикләвектә икән хикмәт[/b] Сез чикләвекнең калориялелеге һәм аксымы ягыннан иткә тиңләшкәнен беләсез микән. Ит ашаганчы, бер өем чикләвек ашау күпкә файдалырак, ди галимнәр. Өстәвенә, чикләвек организмда җиңел үзләштерелә торган бор матдәсе чыганагы да икән. Әлеге микроэлемент сөякнең дөрес төзелешен һәм сәламәтлеген тәэмин итә. Бор — кешенең тән тукымаларында бик җайлы рәвештә тупланып, буыннарның сызлавын баса, сөяк сынудан да саклый. Чикләвектә гемоглобинны арттыручы бакыр бар. Ә ул организм күзәнәкләрен кислород белән тулыландыра, кәефне яхшырта. Чикләвекне өлкәннәргә дә, балаларга да ашарга кирәк. Шулай да аның авыррак ризык икәнен дә истән чыгармаска кинәш итәбез. Аллергияле балаларга чикләвек белән сак булырга кирәк. Диетологлар көненә 50-100 грамм чикләвек ашау бик җитә дип саный. Әстерхан чикләвеге, мәсәлән, шикәр чиреннән интегүчеләргә файдалы. Ул ашкайнату органнарын, баш мие күзәнәкләре эшчәнлеген яхшырта, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтә. Кедр чикләвеге иммун системасын ныгыта. Аны үт куыгында таш булганда һәм йөрәктәге тайпылышлар белән интегүчеләргә ашарга киңәш итәләр. Бактерияләргә, микробларга, теш авыртуларына каршы торучалыкны ныгыта, тонус бирә матдәләр алмашуын җайга сала. Урман чикләвеге (фундук) ашказаны системасын ныгыта, ми күзәнәкләрен үстерүгә ярдәм итә. Акыл хезмәте белән шөгыльләнүче кешеләр өчен ул менә дигән азык. Фисташка иң аз калорияле чикләвекләрдән санала. Ул йөрәкне сәламәт халәттә тотарга ярдәм итә, ди галимнәр. Бу чикләвек клетчаткага бай. Димәк, кандагы шикәр, холестерин дәрәҗәсен җайга сала. Арахис — фолий кислотасы чыганагы. Ул тын юлларын дәвалаганда да яхшы нәтиҗә бирә, ди табиблар. [b]“Исән бул!” сәхифәсендәге башка кызыклы язмаларны “Сабантуй” газетасының 14нче гыйнвар саныннан укый аласыз. [/b]]]> Исән бул! http://sabantuy.net?id=955 Fri, 20 Jan 2012 11:58:21 GMT <![CDATA[ТЕСТ]]> 4. Япон керәне. 5. Асфальтта тимераякта йөрүче. 6. Суда «йөзә торган» уен. 7. Тоннаның миллионынчы кисәге. 8. Афродита чәчәге. 9. Вулкан нәрсә сиптерә? 10. Инкларның «бакыр таулары». 11. Сакура нәрсә ул? 14. Гладиаторлар көрәшкән урын. 15. Кинодагы уңышлар өчен «Алтын пальма ботагы»н кайсы шәһәрдә бирәләр? 16. Апшерондагы башкала. ]]> http://sabantuy.net?id=954 Fri, 20 Jan 2012 11:43:33 GMT <![CDATA[А. Хәлим]]> Биктырыш туганда да Чаллыдагы төзелешләр турында уйланып, максатым шуны яктырту иде. Күрәсең, күңелем бульдозерларны кабул итмәгәндер, экологик проблемалар уйландыргандыр: дөньяга Биктырыш туды. Ә Тал баласы яшәешебез турындагы уйлануларымның нәтиҗәсе. Күреп торасыз: тормышыбызның өске — мәдәни катламы юкка чыга бара, бульдозер астан кызыл балчыкны казып чыгарган кебек, кыйммәтләр алышына. Бу язучы кешене, әлбәттә, борчый. Тал баласы — шуңа протест. — Чыннан да, кыйммәтләр үзгәрә, балаларның да кызыксынулары башкача. Бүгенге «интернет балалары»н сезнең самими Тал Баласы белән кызыксындырып буламы? Әдәбият компьютерга бирешеп, «кулын күтәрмәдеме»? — «Аптыраганский», — диде Айдар абый кулларын җәеп. — Әйе, язучының бүгенге укучысы юк дигән куркыныч бар. Әдәбият «кул күтәрәдер». Әмма без, бәлки, әле яңа формаларны тапмаганбыздыр. Табарга кирәк. Адәм баласы бит табигатьтән туа. Ул аннан ерагая алмый. Монитор кешегә зур мөмкинлекләр бирсә дә, барысы да вакыт мәсьәләсе — әдәбиятның үз урыны булыр. — Фильм итеп төшерелгән «Өч аяклы ат» әсәренең язмышыннан, автор буларак, сез канәгатьме? — Фильмны төшергәндә язучыны уйландырырлык хәлләр булды: әйтик, татар авылында ат табалмадык. Бик мәшәкатьләр белән күрше авылдан алып килделәр. «Өч аяклы ат» — Нурания Җамалиның бетмәс энергиясе аркасында туган фильм. Нурания ханым — ракета кебек, ул ат көченә ия булган искиткеч иҗатчы. Мин фильмнан бик риза, аны төшерүнең матди ягын кайгырткан И.Сафиуллин «Өч аяклы ат»ны телевидениедән күрсәтергә дә рөхсәт бирде — рәхмәт аңа. — Инде Америка истәлекләрегез белән дә уртаклашсагыз иде. — Мине Америкага фикердәшем Вил Мирзаянов чакырып, ике ай кунак итте. Мин аннан ике хикәя һәм «Кушылмаган штатлар» исемле шигырьләр циклы язып кайттым. Америка истәлекләре дә язылыр дип торам. Америка — искиткеч ил. Анда кеше һәрвакыт елмая, ыгы-зыгы юк, барысы да тыныч, чөнки анда ирек, иркенлек. Ике ай эчендә җирдә бер тәмәке төпчеге, бер тарткан кеше күрмәдем, 10 мең километр юл үтеп, бер юл һәлакәте очрамады. — Туган җирне сагындыгызмы? — Мин балачактан ук бик сагынучан кеше. Кәркәле тамак авылында башлангыч мәктәпне тәмамлап, 5нче класска күрше авылга (Айдар Галимов авылына) баргач, бик озак ияләшә алмадым — еладым. Хәзер дә сагынам. — Туган авылыгызнымы? — Туган җирне. Кайда татарым яши — минем туган җирем шунда. — Айдар абый, сезне бөтен укучыларыбыз исеменнән юбилеегыз белән котлыйбыз. Озак яшәгез! Сездән яңа әсәрләр көтәбез. Әңгәмәдәш — Рузилә МӨХӘММӘТОВА. [img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/rtmmmm.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="160" height="197" align="Right"]rtmmmm.jpg (40.91 Kb)[/img]КЕМ АКЧА ЮГАЛТТЫ? Тал Баласы Тәхәветдин базарда бер тәңкә акча тапты. «Акча таптым! Акча таптым!» дип куанып, ул аны анасына сузды. — Син башта яхшылап уйла, балам, — диде Тал Анасы. — Бу акча белән нишләргә? Тәхәветдин нык һәм озак итеп уйлады. Ул уйлаганда бар тирә-як, колаклар чыңлап торды.Башы авырта башлады. — Уйлап табалмыйм, әнкәй, — диде ул.— Мондый чакларда нишләргә соң? — Мондый чакларда Китап өч тапкыр тирә-ягыңа көчле итеп «Кем акча югалтты?»— дип аваз салырга куша, — диде әнисе. — Әгәр өч тапкыр кычкырганнан соң да хуҗасы табылмаса, ул акча үзеңнеке була... Тал Баласы Тәхәветдин базар мәйданын яңгыратып, әнисе кушканча өч тапкыр аваз салды: — Кем акча югалтты? Кем акча югалтты?? Кем акча югалтты??? Җавап бирүче булмады. Базар мәйданы Тәхәветдингә карап куанган һәм елмайган иде. Ул тагын бер тапкыр нык итеп уйлады да, бер сум акчаны үз кесәсенә салды. Кемдер килеп чыгар да, акчасын сорар дигәндәй, ул әле булса, шунда басып торган сыман. Айдар ХӘЛИМ. ]]> Әдипләребез, ЯҢА САН http://sabantuy.net?id=953 Fri, 20 Jan 2012 11:33:57 GMT <![CDATA[Сезнең иҗат]]> Булса да нык буран, Гөр килә урам, чат. Бер ятып, бер торып, Кар атып уйнар чак. Гүзәл ЗИННУРОВА. Мамадыш, Көек-Ерыкса. Җәйне сагыну Иртән торып мәктәбемә барам, Агачларны ап-ак бәсләр сарган, Күбәләкле, ромашкалы бакчам Хатирәләр булып, җәйдә калган. Шул җәйләрне гел сагына йөрәк, Чык тамчысын хәтта искә алам. Карлы кышым, зинһар, үпкәләмә, Күңелем минем яшел җәйдә калган. Ап-ак шәлен иңнәренә ябып, Сабыр гына кемне көтә тирәк? Күңел былбылларым сайратырга Миңа, ахры, бары җәйләр кирәк... Җәйләр кирәк! Ләйсән ШӘРӘФЕТДИНОВА. Казан шәһәре, 27нче гимназия. Иртә Сызылып ата таңнар, җитә иртә, Күтәрелә кояш зәңгәр күккә. Җылы нурын сибә һәрбер якка Сызылып-сызылып таңнар аткан чакта. Таңнар ата бик тә матур булып, Шундый рәхәт иртә җиткәндә, Түп-түгәрәк кояш безгә карап, Җылы нурын җиргә сипкәндә. Тик торасы килми иртән-иртүк, Йокы баса, йомыла кабат күзләр. Шулай матур итеп таң атканны Сурәтләргә табып булмый сүзләр. Зөлфия ИБЛӘМИНОВА. Буа,Черки Килдураз. Ялгыз җил моңы Җил сызгыра, улый, гүя, үксеп елый, Ялгыз шул җил, парсыз җиһанда. Үпкәләгән сыман, селкетә, туздыра, Тәртип булмас күпме җыйсаң да. Сәбәбе ни икән: тиңнәре юк микән, Ялгызлык авырдыр аңа да. Билгесез халәте, ничекләр үзгәртер, Туса ул дөньяга яңадан. Мәңгелек сәяхәт — Җир тирә әйләнү, Язмышы әрнүле бу җилнең. «Бәхетле кешеләр, утракта яшиләр, Хуҗасы буларак бер илнең.» Үксепме-үкси җил, елаудан көче дә, Хәле дә йомшарган шикелле. Тынса да беркавым, вакытлы бу мизгел Мәңгегә тынуы икеле. Тыңлыйм да уйланам: бу ялгыз җил моңы Гыйбрәтләр булырлык парлыга. Тәңремә ялварам: дуслардан, туганнан аерма, Җилләрдәй ялгызым калдырма! Гөлия АБДУЛЛИНА. Яшел Үзән шәһәре, 5нче гимназия. Саклагыз Җир-Ананы! Җәйнең ямьле бер көнендә Без җыендык урманга. Рәхәтләнеп ял итәргә Табигать кочагында. Барыбызның авыз ерык, Күңелләр күтәренке, Ниһаять, күп көткәннән соң, Безгә яллар эләкте. Палаткаларны корырга Туктадык яр буена, Әллә күземә күренә: Ниләр генә юк анда! Яр буендагы чүп-чардан Биек тау өеп була, Бу галәмәтне күрүгә, Күзләремә яшь тула. Шуның хәтле юллар үтеп, Кире кайтмаска исәп, Җыештырып карыйк әле, Дигән уй килде кисәк. Ун минуттан ялт иттереп, Чистартып та куйдык ич. Дөньялар яктырып китте, Ышанасы килми һич. Кычкырасым килә минем, Яңгыратып дөньяны. Әй, кешеләр, уйланыгыз, Рәнҗетмик Җир-Ананы! Алмаз ХАФИЗОВ. Түбән Кама. Сине көтәм Синсез язлар миңа Кирәк түгел, Чәчәк атмас төсле гөлләр дә, Атламагач бергә җитәкләшеп, Гөрләвекләр аккан төннәрдә. Синсез җәйләр миңа Кирәк түгел, Атмас төсле алсу таңнарым. Очмас төсле чуар күбәләкләр, Кошлар сузмас моңлы җырларын. Алтын көзләр миңа кирәк түгел, Син булмасаң әгәр янымда. Көзге яфрак төсле саргаермын Сине көтеп гомер язымда. Синсез кошлар миңа кирәк түгел, Ак төс — саф төс, ләкин күңел буш. Ак чәчәкләр кебек кар яуганда Мин булырмын төсле ялгыз кош. Көзен киткән җырлы Тургайлар да Язын кайта икән тезелеп, Мин көтәмен сине, мәхәббәтем, Килерсеңме?! Көтәм өзелеп! Алинә БӘДРЕТДИНОВА. Кукмара, татар гимназиясе. Көз кызы Табигатькә бер кыз килде Кызгылт-сары күлмәге. Агачларга алтын элде, Бигрәк матур бизәге. Чирәмнәрне, үләннәрне Алтын төскә ул манды. Дөньяның матурлыгына Үзе дә хәйран калды. Кыр-болыннардан йөгерде, Сары яулыгын изәп. Кыз дигәнем — көз икән ул, Йөри киңлекне бизәп. Рәзилә ҖИҺАНШИНА. Яшел Үзән, 5нче гимназия. Китап Халкым, китапны зурлап, Киштәгә куйган төреп. Икмәктән дә биеккә – Үз күреп, якын күреп. Китап — күңел байлыгы, Ул иптәш тә, дуган да. Тик үзең якын итсәң, Кул астында торганда. Үзе сердәш, үзе бай. Яратканны белә ул. Эч пошкан вакытларда Гел ярдәмгә килә ул. Ришат МИҢНЕМУЛЛИН. Кукмара, Зур Сәрдек. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай! Килеп җитте Яңа ел. Яңа елда кызык гел. Кайчакта тәрәз артында Нәрсәдер тук-тук килә. Ул — Кыш бабай тәрәзәгә Кар чәчәкләре чигә. Һәрбер Яңа ел килгәч тә Мин көтәм бик зур бүләк. Ә тышта бит бер бүләк юк – Оча тик кар- күбәләк. Ничә көннәр көтсәм дә, Кыш бабай һаман килми. Минем аны көткәнне, Күрәсең, бабай белми. Ә шул вакыт ишетәм – Кемдер керә ишектән. Чыгып карыйм — бер бабай, Капчыгы бүләккә бай. Күзләремә ышанмыйча. Торам икән бит, малай. Минем көткәнне белгәнсең, Рәхмәт сиңа, Кыш бабай! Зәлия ГАЛИМОВА, Лениногорск, Кирлегәч мәктәбенең 4 класс укучысы. ]]> Сезнең ижат http://sabantuy.net?id=952 Fri, 20 Jan 2012 10:47:48 GMT <![CDATA[Анда көн дә Сабантуй]]> ЕГЕТЛӘРЕ — ЕЛАК, КЫЗЛАРЫ — КЫРЫС — Кристина, ул якларга ничек барып чыктың? — Үзем дә белмим... Өйдә утыра идем, берзаман: «Кристина, виолончельдә уйныйсыгыз киләме?» — дип, Владивостоктан бер кыз шалтыратты. Каян тапкандыр мине?.. Мөгаен, интернеттандыр. Чөнки мин анда видеоларымны эләм. — Ә моңа якыннарыңның реакциясе ничек булды? — Эштән кайтып кергән әниемә кинәт кенә бу хакта әйткәч, ул башта шок хәлендә калды. Аннан соң каршы килмәделәр инде. Миннән бер тиен дә акча чыкмады — юл һәм яшәү өчен оештыручылар түләде. Соңгы көнгә кадәр Кореяга барачагыма ышанмадым. Ә үзем, китмәс борын ук, әниемне сагына башладым... — Самолет белән Корея аэропортына төшеп утырдың... Шуннан? — Мине оештыручы якның менеджеры — кечкенә гәүдәле, җирәнгеч кыяфәтле бер малай каршы алды. Үзе бик әкрен кыймылдый, инглизчә вата-җимерә сөйләшә. Хәер, мин дә инглизчәне ипи-тозлык кына беләм. Автобуска утырткач, миндә паника башланды: тунарлар да, эчке әгъзаларымны сатып җибәрерләр, дип хафаландым. Автобустан икенче менеджер егет каршы алды. Ул чибәр, ягымлы иде. Аны күргәч, тынычландым. — Чит илдә өч ай буе нишләдең? — Без, дүрт кыз (икебез — виолончельдә, икебез скрипкада уйный), фестиваль кысаларында квартет булып чыгыш ясадык. Акчаны яхшы гына эшләп кайттым! (Көлә). — Кореялылар ниндирәк кешеләр? — Мин күбрәк тамашачылар белән аралаштым. Кемдер минем белән фотога төште, кемдер автограф алды... Кореялылар Европа кешеләрен ярата. Алар ачык халык, безнең кебек йомык түгелләр. Малайлары шундый да романтиклар — күңелләре тулып, елап җибәрергә дә мөмкиннәр. Ә кызлары... кырыс. Дус егетләренә сугып тә җибәрә алалар. Бу аларда гадәти күренеш, хисләрен шулай белдерәләр икән. — Көньяк Кореяның кайсы урыннарында булдың? — Будда гыйбадәтханәсенә кереп, барабан кагучы монахлар белән фотога төштем. Сеулда, Чиньжуда һәм башка шәһәрләрдә булдык. Безгә шәхси автобус, шофер, хәтта уен коралларыбызны күтәреп йөрүче махсус кеше дә билгеләгәннәр иде. — Концертларыгызга кеше күп килә идеме? — Әйе. Аларның олысы да, кечесе дә музыка ярата, алкышларын кызганмадылар. Бер чыгышта смычогым ватылды. Тамашачылар шым калды. Аннан соң кул чабып, миңа көч биреп тора башладылар. Ярый әле, сәхнә артында тагын бер смычок бар иде. — Кореяча сөйләшә башладыңмы соң? — Ипи-тозлык бар инде. Әйтик, «сәлам» — аларча «ебасие», «мәхәббәт» — «серанхея», «күпме тора?» — «ольма-имника?» һ.б КӨНЬЯК КОРЕЯДА БӨКЕЛӘР ЮК! — Нәрсә ашап яшәдегез? — Ризыклары ачы, беренче көннәрдә тамакка да үтмәде, күздән яшьләр акты. Ни чәнечкеләре, ни кашыклары юк. Ашларын гына калак белән ашыйлар. Бүтән ризыкны — таякчыклар белән. Алар нигездә тимер таякчык куллана. Агач таякчыклар — хәерчеләр өчен. Кореялылар өчен ашау — изге нәрсә. Без бер аланда чыгыш ясаганда, тамашачылар чирәмгә утырып, пикник оештырганнар иде. Сабантуйны хәтерләтте ул. Бездә бу бәйрәм елына бер генә тапкыр булса, кореялылар өчен — көн дә Сабантуй. Аларның бер начар гадәте бар — бүтән кешеләр алдына куелган ризыкка тыгылалар. Без, дүрт кеше, ашап утырабыз, ди. Һәрберебездә — аерым савытка бүленгән ризык. Шунда менеджерыбыз таякчыгы белән әле минем ризыкка, әле бүтән кешенекенә үрелә. Башта җирәнгеч иде, тора-бара ияләндек... — Кореяда халыкның тагын кайсы ягына игътибар иттең? — Алар спортка мөкиббән. Анда елгалар күп, һәм шул елга буйларында йөгерү өчен юллар салынган. Прокатка велосипед бирәләр. Бушка! Минем дә бер тапкыр алганым булды. Аның өчен паспортыңны гына калдырырга кирәк. Көне буе йөрсәң дә, беркем берни әйтми. — Кибетләре бездәге кебекме? — Йә пешереп куелган, йә ярымфабрикат ризыклар гына сатыла. Тышлыкларына бары тик кореяча язылган. Сирәк-мирәк кенә инглиз теллеләре очрады. Кибетләрендә эремчек, сыр кебек сөт ризыклары, карабодай, геркулес бөтенләй юк! Дөге һәм ит кенә бар. Ризыклар кыйммәт, чөнки күбесе табигый. Әйткәнемчә, кореялылар сә_ламәтлекләрен нык кайгырталар. — Юлларда бөкеләр бармы? — Юк. Анда юллар искиткеч яхшы. Чокыр-чакыр турында сүз дә була алмый. Светофорлары бездәге кебек түгел, бүтәнчә эшли. Шоферлар бер-берсенә ихтирамлы, юл бирешәләр. Анда юллар да бер генә яклы. — Аларның да урамнарында адым саен тәмәке төпчегеме? — Юу-у-к. Урамнар ялт итеп тора, чүп әрҗәләре дә юк. Чүпне кая ташлыйлардыр?! — Йорт хайваннары тоталармы? — Кореялылар этләрне (аеруча чихуа хуа, пинчер токымнарын) яраталар, ә песиләрне — юк. Песиләр чүплекләрдә казынып йөри. «МУЗЫКАНТЛАРГА ҺӘРКАЙДА ЭШ ҖИТӘ...» — Иҗатыңа килгәндә, виолончель белән бер-берегезне ничек «табыштыгыз»? — Мин башта консерваториянең фортепьяно бүлегенә керергә теләгән идем. Анда урын калмау сәбәпле, виолончель бүлегенә эләктем. Ярый әле, шулай килеп чыкты дип, хәзер һәр көнне сөенеп каршы алам. — Виолончель зур бит... Ничек күтәреп йөрисең? — Ияләндем инде Мин аны күбесенчә консерваториядә уйныйм. Өйгә каникул вакытында, ял көнне яисә концертка берничә көн кала алып кайтып китәм. — Бертуктаусыз күпме вакыт уйный алыр идең? — Кайвакыт бер сәгать уйнаганнан соң да арып бетәсең, ә кайвакыт уйный-уйный күзләр ялтырый, күңел җилкенә... Туктамыйча ярты сәгать уйный торган концертларым да бар. Кул шулкадәр алҗый, тешеңне кысып булса да уйныйсың инде. — Иҗат конкурсларында гаделсезлекләргә очраганың бармы? — Әлбәттә! Әшнәлек бөтен җирдә бар ул. Әңгәмәнең азагын “Сабантуй” газетасының 14нче гыйнвар саныннан укый аласыз. ]]> ЯҢА САН http://sabantuy.net?id=951 Thu, 19 Jan 2012 10:22:59 GMT <![CDATA[Җиңәргә ярата]]> Әнисе Ольга Орманова белән бергәләп төшерелгән фильмнарга Камилә яраткан гимназиясен һәм сыйныфташларын да сыйдыра алган. Тукай шигырьләре белән үрелеп барган беренче фильм әтисе туган, әбисе белән бабасы яшәгән Арча якларына дан җырлый. Күптән түгел гаилә архивында профессионаллар төшергән документаль фильм да барлыкка килде: Камилә үткән җәйдә чын кинога төште. «Татаркино» заказы буенча әзерләнгән «Һади Такташ — поэт на все времена» фильмының режиссеры — Юрий Гвоздь. Фильм шагыйрьнең 80 еллыгына багышланган. Камиләне «артистланып» кына йөри ди уйламагыз тагын. Ул мәктәптә «4»ле, «5»ле билгеләренә генә укый, иң яратканы — татар теле һәм рәсем дәресләре. Татар теле һәм әдәбиятыннан аны — Алсу Шәмсетдинова, рәсемнән Илсөя Сибгатуллина укыта. «Алсу Илдаровна белән без икебез дә Тукай иҗатын яратабыз, бөек шагыйрьгә багышланган төрле конкурсларга катнашабыз», — ди Камилә. Конкурсларда җиңүләре беренче чиратта кызыксынуларына бәйле булса, икенче сере укучы белән укытучының икесенең дә Тукай якташлары булуыннан киләдер. Алсу Илдаровна Наласа авылында туып үскән. Ә Камиләнең әбисе белән бабасы Арча районының Ашытбаш авылында яшиләр. Әбисе Ровзалина Вәлиева 44 ел дәвамында балалар укыткан. Хәзер ул лаеклы ялда. Камилә җәйге каникулларын алар янында үткәрергә ярата. Ә Камилә катнашкан конкурсларга килгәндә, аның җиңүләрен раслаган грамоталар хисапсыз. Болар — эрудитлар өчен викториналар, рәсем һәм үзешчән кинофильмнар конкурслары. Камилә аларга әнисе һәм укытучылары белән бергәләп әзерләнә. Тырышлык бушка китми — ул җиңә! «Әтием дә, әнием дә мәктәпне алтын медальгә тәмамлаганнар. Әтием табиб һөнәрен сайлаган, әнием Казан дәүләт финанс–икътисад институтын тәмамлаган. Мин дә алар кебек яхшы укырга тырышам. Үскәч, косметолог булачакмын. Үзем төрле маскалар һәм кремнар уйлап табармын да, аларны сөртеп, әнием һәрвакыт матур һәм яшә калыр», — дип хыяллана Камилә. ]]> http://sabantuy.net?id=950 Thu, 19 Jan 2012 09:48:28 GMT <![CDATA[Ник? Нигә?]]> Кешеләрнең чаңгыда шуа башлаганнарына да мең еллар үтеп киткән. Норвегиядә бер мәгарәдә ташка чокып ясалган чаңгычы рәсемен тапканнар. Әлеге сурәткә 10 мең ел дип исәпләнә. 1865 елда Джексон Хейнс заманча тимераяклар уйлап таба. Аларда шуу гына түгел, әйләнергә, сикерергә һәм бию элементлары ясарга да мөмкин була. Шулай итеп фигуралы шуу модага керә. XVIII–XIX гасырларда Россиядә кыш озату бәйрәменә бик биек — 25 метрлы агач таулар ясый торган булганнар. Бу тауларны су сибеп катырганнар да, җәнлек тиреләре, махсус эшләнгән агач тагаракларга утырып, шуннан шуганнар. Россия императрицасы Екатерина II бу уеннарны бик яраткан, үзе дә еш кына таудан шуа торган булган. ЭЛЕКТРОН ПОЧТАДАГЫ «СОБАЧКА» БИЛГЕСЕН КАЙДА НИЧЕК АТЫЙЛАР? Бездә бу билге күпчелек очракта «собака» дип атала. Шулай ук «лягушка», «плюшка», «ухо», «баран» һәм хәтта «крякозябра»дип тә атыйлар. Башка илләрдә Интернеттан файдаланучылар, әлбәттә, аны үзләренчә атый. Япониядә ул — «а билгесе», Болгариядә — «маймыл «а»сы», Голландиядә — «маймыл койрыгы», Финляндиядә — «песи койрыгы», Франциядә — «әкәм-төкәм», Венгриядә — «суалчан», «дуңгыз койрыгы», Кытайда — «тычкан баласы», Норвегиядә «канель-болле» (спираль рәвешендәге күмәч) дип атала. Германиядә бу билге «маймыл койрыгы « дип аталса да, бу сүзнең икенче мәгънәсе дә бар. Ул «мотоциклчы артында бөкрәеп утырып баручы кеше» дигәнне дә белдерә. Дания белән Швециядә бу билге «фил борыны» дип атала, ә халыкара тел булган эсперантода әлеге билге «әкәм-төкәм» дигәнне аңлата. ДИСКОТЕКАНЫҢ ТУГАН КӨНЕ КАЙЧАН? Дискотекалар тарихы Икенче бөтендөнья сугышыннан башлана. Оккупацияләнгән Франциядә немецлар джаз һәм свингны (твистның бабасы) тыя. Чөнки алар фикеренчә, джаз белән свинг «черек» инглиз һәм негр культуралары җимеше. Аны Парижның төнге клубларында һәм кабареларында башкарган өчен үлем куркынычы яный. Джаз тиз арада француз Каршылыгы символына әверелә һәм легаль булмаган «идән асты» джаз клублары барлыкка килә. Аларда яшьләр җыелып, иске джаз пластинкалары уйнатып бии торган була. Сугыштан соң бу традиция сакланып кала, яшәвен дәвам итә һәм башка илләргә дә тарала. ]]> http://sabantuy.net?id=949 Fri, 13 Jan 2012 11:28:11 GMT <![CDATA[СЕЗНЕҢ ИҖАТ]]> Келәм өстендә меңләгән көмеш йолдыз җемелди диярсең. Күк йөзе зәп-зәңгәр, бер генә болыт әсәре дә юк. Кояш югары күтәрелгән, тик ул хәзер җылытмый. Әйләнә-тирә тып-тын, ара-тирә чыпчыклар чыркылдашканы ишетелеп куя. Урманга тиз килеп җиттек. Биредә агачлар бик горур кыяфәттә һәм тыныч кына басып торалар. Алар инде күптән җәйге яшел киемнәрен салып, кар-бәсләргә төренеп, кышкы йокыга талганнар. Урманда тынлык хөкем сөрә. Чү! Нәрсә кыштырдый? Кышкы ак тунын кигән куян икән. Әнә, як-ягына каранды да, колакларын торгызып, чабып китте. Кайдадыр тук-тук иткән тукран тавышы да ишетелгәләп куя… Булат АРЫСЛАНОВ, 6А сыйныфы. [center]Уйнадык Матур кыш килде. Ап-ак кар яуды. Бөтен дөньяга, Юрган каплады. Карда уйныйбыз, Без кышны котлап. Салкын көннәре Җиткәнче ныклап. Салкын димәдек, Бозда да шудык. Өсләр чылангач, Өйләргә шылдык. [/center] Розалия ГАФАРОВА, 4В сыйныфы. ТУГАН ЯК КЫШЫ Алтын көз китүгә, таягына таянып, ап-ак сакаллы кыш кунакка килде. Ул акрын гына җир өстенә күбәләк-күбәләк кар яудырырга кереште. Кар бөртекләре, жемелдәшеп, берсе белән берсе уйнап, җиргә коелдылар. Озакламый җир өсте ап-ак юрган ябынды. Кыш үзенең ак келәмен җәйде. Зифа каеннар кар кызларыдай басып торалар. Җир тирән йокыга талган. Тик пес¬нәкләрнең нәзек авазлары кышка бераз җан кертә. Матур кышкы кунакларыбыз — кызылтүшләр инде октябрь ахырында ук килеп җиткәннәр иде. Безнең кышкы урманнар, бакчалар бу матур кошлардан башка бик ямансу булыр иде. Тукран, кышкы салкын көннәр урнашкач, һәр көн иртүк торып эшкә тотына: «Тук-тук-тук». Көннән-көн соңарып чыккан кояш, бераз вакыт салкынча елмаеп, урман-кырларны биләп алган кышкы күренешләргә күз ташлый да, яңадан офыкка таба тәгәри башлый һәм тиздән урман артына төшеп югала. Тыныч еллар, уңышлы һәм бәхетле еллар килсен! Төкле аякларың белән түрдән уз, кыш. Радмир ГАФАРОВ, [center]Бәйрәм көткәндә Кыш килә, кыш килә, Тиздән Яңа ел килә. Кыш бабай безгә бәхет Һәм шатлык алып килә. [/center] Рафаэль МАГАСУМОВ, 3А сыйныфы. ]]> Сезнең ижат http://sabantuy.net?id=948 Fri, 13 Jan 2012 10:15:05 GMT <![CDATA[Кышкы кала]]> Бу калада шау-гөр килеп, Балалар уйнап йөри. Яңа елда бер-берсенә Бәхет-шатлыклар тели. [center] Гөлшат ГАРИПОВА. Балтач, Нөнәгәр.[/center] Кышкы матурлык Бар җиһанга аклык өстәп, Авылыма кыш килде. Кар көртләре, ак бәсләре — Әйтерсең, әкият иле. Кышкы урман үзе бер сер, Калын ак юрган япкан. Җәйге эссе көннәрдән соң Табигать тынлык тапкан. Бу аклыкка күз тидермик, Сокланып кына карыйк, Җиребезнең табигатен Күз карасыдай саклыйк! [center]Рәмзилә ГЫЙЗЕТДИНОВА. Мөслим, Вәрәшбаш[/center] Үсәбез, чыныгабыз Бер күл бар, дип язган идем Безнең өйнең каршында. Бик күп үзгәрешләр булды, Язам хәзер барсын да. Тирән итеп казыдылар, Хәтта чыкты чишмәсе. Иганәче абыйларга Килә рәхмәт әйтәсе. Җәй буе суда коендык, Туймадык бер дә йөзеп. Һәркөнне көч, куәт артты, Йөздек без шуны сизеп. Җәйләр үтте, көзләр җитте, Күлебездә боз катты. Хоккей сезоны башланды, Малайларга эш артты. Күлне кардан чистарттык та Ясадык ике капка. Сатып алдык кәшәкәләр, Битлек, берничә алка. Мин — сакчы, һөҗүмче түгел, Яхшы торам капкада. Кай тарафтан атсалар да, Керттермим бер алка да. Әниләр килеп алмыйча, Күл буеннан китмибез. Саф һавада озак булу Безгә файдалы, дибез. Спорт икенче планда, Төп эшебез — мәктәптә. Спорт яхшы укырга да Ярдәм итә, әлбәттә. [center] Рәдиф ГАРИПОВ, 6нчы сыйныф. Буа, Түбән Наратбаш.[/center] ]]> Сезнең ижат http://sabantuy.net?id=947 Thu, 12 Jan 2012 12:54:56 GMT <![CDATA[Әкиятме? Чынбарлыкмы?]]> Юк, түгел имеш-мимеш, Аҗдаһа чынлап килгән Каф таулары артыннан, Әкият дигән илдән. Без көтә дип белгәнме, Үзе сагынып килгәнме, Бүгенгеләр дә тылсымга Ышансыннар дигәнме, Бик озак еллар кичеп, Бик озын юллар үтеп, Һич кенә соңга калмый, Килгән бит менә җитеп. Иртән торып карасак, Кар өстендә утыра. Өч башында өч авыз Безгә елмаеп тора. Татар халкы — кунакчыл, Әзерләп куйдык бүләк: Кишер белән сыйладык, Башына — матур чиләк. Быел бит аның белән Ныклап дуслашу кирәк. Иртәсен дә, кичен дә Булыр гел безнең янда. Аҗдаһалы, әкиятле Яңа ел көтә алда! Өмет кабына җанда! Быел, әкияттәге кебек, Җиңеп чыксын яхшылык, Авызлыклансын явызлык, Китсен дөнья яктырып! Йолдыз ]]> http://sabantuy.net?id=946 Thu, 12 Jan 2012 12:47:06 GMT <![CDATA[Сезнең иҗат]]> Төнлә, йокларга яткач, Айрат бер төш күргән. Төшендә ул тиенгә әверелгән икән. Менә малай урман буйлап йөгергән, агачтан агачка сикергән. Көн кичкә таба авышкан, аның бик тә ашыйсы килгән, ул туңган һәм елый башлаган. Шулвакыт Куян үтеп бара икән. — Тиен дус, ник елыйсың? — дип сораган ул. — Мин бик туңдым, ашыйсым килә, — дигән Тиен. — Бер дә борчылма, әйдә, чыршы урманына киттек, анда күркәләр бик күп, шулар белән туенырсың, ял да итәрсең, — дип юаткан Куян. Алар чыршы урманына килеп җиткәч, хәйран калганнар. Урманда бер генә чыршы агачы калган, һәм аның янында тукран, чукыр, кәрлә тургай, урман тычканы моңаеп утыра икән. Куян: — Нәрсә булды монда ? — дип сораган. Тукран: — Кешеләр, зур машиналар белән килеп, безнең чыршы дусларыбызны төяп алып киттеләр. Безгә хәзер ашарга азык, сыенырга урын калмады, — дигән дә елап та җибәргән. Аңар башка кошлар да кушылган. Айрат шулчак уянып киткән. Йөгереп, әтисе янына барган: — Әтием, зинһар өчен, урман чыршысы алып кайта күрмә, ясалманы гына бизәп куйыйк, — дигән. Әтисе, куанып: — Улым, нигә кире уйладың соң әле? –дигән. Айрат: — Урманда жәнлекләргә, кошларга яшәү кыен булачак, алар бит ачлыктан һәм туңып һәлак булырга мөмкин. Әтисе: — Дөрес әйтәсең, улым, йөзләрчә ел яши ала торган агачны бәйрәм өчен генә харап итәргә кирәкми, — дигән. Әтисе кич белән кибеттән ясалма чыршы алын кайткан. Алар аны матур итеп бизәп куйганнар. Алсу ӘХМӘТҖАНОВА. Әлмәт, Кама-Исмәгыйль, 2нче сыйныф. Чыпчык Тәрәзә төбемә кунган Нәни генә бер кошчык. Тәрәзәмне ачыйм әле, Әйдә, кереп ашап чык! Тәпиләрең дә туңгандыр, Бирермен җылы итек. Тамагың туйгач, җылынгач, Уйнарбыз кызык итеп. Ачкан идем тәрәзәмне, Очты да китте кошчык! Ниятем изге иде бит, Тик аңламады чыпчык. Энҗе КАМАЛЕТДИНОВА. Алабуга шәһәре, 1нче мәктәп. ]]> http://sabantuy.net?id=945 Tue, 10 Jan 2012 11:23:35 GMT <![CDATA[Табигать балалары]]> Татарстанның Балык Бистәсе районы урманнары белән дан тота. 2052 квадрат метр биләгән районның 23%ы бүген дә урманнар белән капланган. Бу урманнарның даны еракларга җиткән. Петербургтагы Эрмитажның ишекләре районның Яңа Арыш авылы урманнарында үскән имәннәрдән ясалган диләр. Бу хакта ишетеп-белеп, горурланып үскән малай-кызлар үзләре дә туган як урманнары белән якыннан танышырга, дуслашырга булганнар. Төгәлрәге, элек гөрләп эшләгән, ләкин соңгы елларда тукталып калган мәктәп урманчылыгы эшен терелтеп җибәрергә уйлаганнар. Форсаты да чыгып тора, планетабыз буйлап БМО игълан иткән Урман елы атлый бит. Шулай итеп, мәктәптә яшь урманчыларның «Каенкай» түгәрәге эшли башлаган. Анда югары сыйныф укучылары атнага бер тапкыр шөгыльләнәләр, дәрестә өйрәнгәннәрен практикада да кулланалар. Кемнән үрнәк алыйк, дип аптырап торасылары да юк. Якташлары Харис Мусин гади урманчыдан ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасарына кадәр күтәрелгән әнә. Мәктәпкә еш кына кунакка килеп, яшь урманчыларга фатихасын биреп китә. «Каенкай»лылар быел гына да биш йөз төптән артык агач утыртканнар. Кош оялары ясап, Казан зоопаркына илтеп, анда узган Кошлар көнендә катнашып, I урын алып кайтканнар. Экологик конференцияләр, төрле күргәзмәләр, экскурсияләр дә еш була икән биредә. Өлкән дуслары, төп ярдәмчеләре, «Кызыл йолдыз» урманчылыгы хезмәткәрләре белән бергәләп, Лубян урман техникумына сәяхәткә барганнар. Мәктәптә «Шауласыннар яшел урманнар!» республика иҗат бәйгесенә нәтиҗә ясалды, Республикабызның төрле районнарыннан җиңүчеләр килде. Ул көнне мәктәп зур бер фәнни лабораторияне хәтерләтте һәм «Яшә, урман, яшә, болын, яшә, җир! Яшәсәгез, без дә яшәрбез» дигән девиз белән яшәде. Күңелеңә хуш килгән, җаның теләгән секция эшендә катнашырга мөмкин иде. Яшь каләм ияләре дә осталык дәресе алды. Шагыйрь Рашат Низами, «Сабантуй», «Мәгърифәт» газеталары журналистлары мастер-класслар үткәрде. Мәктәпкә ТР Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте Президенты Мөхәммәт ага Әюпов һәм Казан дәүләт энергетика университеты доценты Ринат Нуруллин да килгән иде. Көз җитсә, безнең халыкта агач утырту гадәте бар. Алтын көздә тамырлары туган җир туфрагына береккән ул агачлар яз җиткәч, җиребезне тагын да ямьләндерер. Бәйрәмдә катнашучылар мәктәп ишегалдында ямь-яшел чыршылар утыртты. Алар бүгенге файдалы очрашуның истәлеге булып, шаулап үсеп китәрләр. Табигатькә Урманнар елында гына түгел, һәрвакыт игътибар күрсәтергә кирәклеген искәртерләр һәм... «урман җенен» бик күпләргә йоктырырлар. ]]> Табигать балалары http://sabantuy.net?id=944 Tue, 10 Jan 2012 11:16:16 GMT <![CDATA[Яңа ел белән!]]> Кичә дә ясаган идек, Анысы — былтыргы бабай. Гаҗәпләнеп торасызмы, Булмас, диеп, ул алай? [img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/ffffffqqq.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="153" height="209" align=""]ffffffqqq.jpg (30.37 Kb)[/img][img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/1111rr.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="110" height="192" align=""]1111rr.jpg (19.9 Kb)[/img][img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/3666.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="132" height="183" align=""]3666.jpg (19.05 Kb)[/img] Бүген ясаган Кар бабай Яңа менә, өр-яңа. Бүген Яңа ел килде бит Сиңа, миңа, дөньяга! Рәхәтләнеп шаярабыз Яңа елның карында. Бик күп тыныч Яңа еллар Килсен җиргә тагын да! [center]Йолдыз.[/center] ]]> ЯҢА САН http://sabantuy.net?id=943 Thu, 29 Dec 2011 13:32:24 GMT <![CDATA[ Кыш бабай шәҗәрәсе]]> Кайбер илләрдә ул әле дә камчы тотып йөри (мәсәлән, Монголия Кыш бабае). Безнең Кыш бабайның «туганнары» да бар: — АКШ, Канада, Бөекбритания, Көнбатыш Европа илләрендә — кызыл¬ курткалы, кызыл башлык¬лы Санта-Клаус. — Финляндиядә — биек, конуссыман башлыклы, озын чәчле һәм кызылдан киенгән Йоулупкки. — Эстония Кыш бабае — Йыулу¬вана: Швециядә Кыш бабайлар икәү — Юлтомтен һәм кәрлә Юлниссаар. — Франция Кыш бабайлары да ике: ягымлы Пер-Ноэль (ул гел актан киенгән, бүләкләрне җы¬лырак җиргә куярга ярата) һәм усал Шаланд. — Кипрда Яңа ел бәйрәменә Василий килә. — Италия балаларына бүләкне яхшы күңелле, ләкин бик ямьсез Бефана карчык һәм Баббо Натале өләшә. Кыш бабайның Румы¬ния¬дәге «туганы» — Мош Джериэл, Германиядә — Николаус, Чехиядә — Микулаш, Колумбиядә — Папа Паскуале. — Сүриядә аларны — дөя, Гви¬нея¬дә фил китерә. Кыш бабайларның кыяфәтләре төрле, әмма барысы да кешеләр¬гә бәхет, шатлык, иминлек тели. [center] Син беләсеңме?[/center] Беренче Яңа ел чыршысы 1510 елда Ригада Ратуша мәйданына куелган дип фаразлыйлар. * * * Беренче уенчык — пыяла шар XVI гасырда Саксо¬ниядә барлыкка килгән. Аңа кадәр чыршыларны алма, печенье һәм янып торган шәм белән генә бизи торган булганнар. * * * Бәйрәмгә агачларны бизәү тарихы фиргавеннәр заманыннан ук килә. Борынгы Мисырда Яңа елга пальма агачларын бизәгәннәр ]]> http://sabantuy.net?id=942 Thu, 29 Dec 2011 11:47:06 GMT <![CDATA[ШАРТЛАТМА!]]> Әйтик, янгын иминлеге кагыйдәләрен бозган кешегә гадәттә 1-1,5 мең сум күләмендә штраф салына. Ә махсус режим кертелгәч, бу сумма 2-4 мең сумга җитә. Юридик затлар ярты миллион сум акчасыннан колак кагарга мөмкин. Бигрәк тә аянычлысы, хәвеф-хәтәрдә берьюлы берничә кеше ут эчендә калырга мөмкин. Әнә шундый очракларны булдырмас өчен, янгын сүндерүчеләр бәйрәм чаралары узачак корылмаларны тикшерү эшенә инде күптән кереште. Быел республикада Яңа ел белән бәйле тантаналар 4440 объектта узар дип көтелә. Шулардан 1057сен тикшергәч, 2977 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Төрле шартлаткыч пиротехника һәм башка куркыныч уенчыклар бәйрәмгә ямь өсти дип уйласагыз, ялгышасыз! ]]> ЯҢА САН http://sabantuy.net?id=941 Thu, 29 Dec 2011 11:19:30 GMT <![CDATA[ТЕАТР ЧЫРШЫЛАРЫ]]> К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында да 13 гыйнварга кадәр 11.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә — балалар өчен яңа ел тамашалары. «Кияүләр»дә (Х.Вахит) — бөтен гаилә белән карала торган искиткеч матур спектакль. Анысы 4, 7 гыйнвар көннәрендә уйналачак. Казан Дәүләт Яшь тамашачылар театры 2–9 гыйнвар көннәрендә сезне «Снегурушка» музыкаль әкиятен карарга чакыра. Спектакль 10.00, 13.00, 16.00 сәгатьләрдә башлана. В.И.Качалов исемендәге рус дәүләт академия театры 1 гыйнварда «Иван-дурак и черти» (Л.Устинов) тамашасын, 3, 7 гыйнвар көннәрендә «Доктор Айболит» (К.Чуковский) әкият-мюзиклын, 4, 8 гыйнварда «Алтын ачкыч яки Буратино маҗаралары»н (А.Толстой), 5 гыйнварда «Кызыл калфак» спектаклен (Е.Шварц) күрсәтәчәк. Тамашалар көндез сәгать 11дә башлана. Г.Камал татар дәүләт академия театры тәкъдим иткән. «Бәби» (И.Зәйни) «Җанкисәккәем» (Т.Миңнуллин) спектакльләренә дә бөтен гаилә белән килергә мөмкин. Мөхлисә Буби шәхесенә багышланган «Үлеп яратты» спектаклен 5 гыйнварда карый аласыз. 2–8 гыйнвар көннәрендә М.Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театры «Доктор Айболит» әкияти балетын тәкъдим итә. Театрның рәсми сайты «Билетлар бетте» дип кенә кәефне төшерә. Заллары әзер булмау сәбәпле, Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры каникулларда балаларны үзенә кунакка чакыра алмый. Аның каравы, үзе 4, 5, 6, 10 гыйнвар көннәрендә санаторийларга барып, спектакльләрен ял итүчеләргә күрсәтә. ]]> http://sabantuy.net?id=940 Thu, 29 Dec 2011 11:17:28 GMT <![CDATA[Шаянтуй]]> — Былтыр да сораган идем, бирмәде ич, — диде кыз, авыр сулап. — Нәрсә сораган идең соң? — Курчак. Сөйләшә торган курчак. Сәлимәнеке төсле. Әти-әнисе ашарга дип биргән акчаны тотмады Гариф, җыеп барды. Ә Яңа ел алдыннан Эльзаның урамга чыгып китүен күзәтеп торды да, кыз яши торган фатирга килеп, кыңгырау төймәсенә басты. — Әлфия апа, чыршы бизәдегезме әле? — дип каушый-каушый гына сорады ул кызның әнисеннән. — Бизәдек, үскәнем. Ник сорыйсың? — дип елмайды Әлфия апасы. — Менә шушыны чыршы төбенә куегыз әле, — дип, Гариф куеныннан сөйләшә торган курчак тартып чыгарды. — Түлке Эльзага мин бирде димәгез, Кыш бабай китерде, диегез… Икенче көнне Эльза мәктәпкә кош тоткандай очып килеп керде: — Гари-и-иф! — дип бүләген өскә күтәрде ул. — Кыш бабай миңа курчак китергән! Уррааа! …Менә бер ел узып китте. Эльза тагын да чибәрләнә төшкәндәй тоелды Гарифка. Яңа ел алдыннан алар арасында янә теге вакыттагы төслерәк сөйләшү булды: — Эльза, ә син Кыш бабайга ышанасыңмы? — Хәзер ышанам инде, — диде кыз, елмаеп. — Быел нинди бүләк сорыйсың? — Быелмы?.. — Кыз күзләрен шаян ялтыратып алды. — «Диор» дигән памады сорамакчы булам. Әнинеке төслене. Монысын табу авыр булды Гарифка. Каршыларындагы кибеттә юк иде, абыйсына ияреп, шәһәрнең үзәгенә барып килергә туры килде. Һәм, билгеле инде, ай буе төшке ашны ашамый йөрергә… Ләкин тырышуларның нәтиҗәсе булды — ул елны Эльзаларның чыршылары төбендә «Диор» балкып ята иде. «Һе, бу кызыкай чынлап та Кыш бабайның барлыгына ышана микән? — дип уйлады малай. — Ел саен Кыш бабай итеп физрук Хәбир абыйны киендерүләрен белми микәнни ул? Сары чәчле кызларның башы бик эшләми диләр. Эльза да сары чәчле бит. Бәлки, чынлап та, Кыш бабай таулар, диңгезләр артыннан килә дип уйлыйдыр…» Тагын бер ел үтеп китте. Бу юлы Эльза Кыш бабайдан «Шанель» исемле хушбуй сорады. Ашамыйча йөреп шыр сөяккә калган Гариф түзде… Ә тагын бер елдан Эльзага яңа телефон кирәк булды. Төшке ашка дип биргән акчаның гына җитмәсен чамалаган малай тәмам пошаманга төште. Шулай да җае табылды тагын. Бизнесмен малае Әмир бурычка биреп торды. Әмма Гариф аңа бурычын кайтара алмады һәм шуның өчен ул ай буе «спонсоры»ның портфелен авызына кабып, мәктәптән Әмирләрнең өйләренә хәтле дүртаяклап кайтырга тиеш булды. Ярар, болары — ерунда! Аның каравы, яраткан кызының кәефе искиткеч! Бал-маскарад алдыннан Эльза ялык-йолык килеп торган «Нокиа»сын күтәреп, мәктәпкә очып килеп керде: — Гари-и-иф! Уррааа! Кыш бабай тагын мине ишеткән! — дип кулларын чәбәкләде ул. — Уррааа! Киләсе елга ноутбук сорыйм! Менә шунда түземлеге бетте инде малайның. Ул сары чәчле дустының кулыннан эләктереп, кызу-кызу адымнар белән «учительский»га атлады. — Гари-и-иф! Нишлисең?! Кулымны өзәсең ич! Чиктән тыш гаҗәпкә калган Эльза, авызын зур ачып, малай артыннан теркелдәде. Күзенә ак-кара күренмәгән Гариф укытучылар бүлмәсенә бәреп керде. Анда берничә укытучы физрук Хәбир абыйларын Кыш бабай итеп киендереп маташа иде. Гариф, йөгереп килеп, ясалма сакалны йолкып та төшерде: — Менә, Эльза, күрдеңме? Кыш бабай дөньяда юк! — дип кычкырды малай, кулларын як-якка җәеп. — Ел саен Хәбир абыйны киендерәләр. Ә чын Кыш бабай дөньяда юк! Аңладыңмы, юк! Һәм ул сиңа ноутбук китермәячәк! Аңладыңмы. Ки-тер-мә-я-чәк!!! Гариф ничек өермә төсле кергән булса, шундый ук тизлек белән чыгып та китте. Кыш бабайның барлыгына чын күңелдән ышанган Эльза да, берни аңламаган укытучылар да, авызларын ачып, аның артыннан карап калдылар. Алмаз Гыймадиев. ]]> Сезнең ижат http://sabantuy.net?id=939 Mon, 26 Dec 2011 13:11:33 GMT <![CDATA[Сезнең иҗат]]> Ялгызы яшәде. Күп авырлыклар күрсә дә, төшенкелеккә бирелмәгән шат күңелле әбиебез иде. Ул кергәч, өйләр яктырып китә, күңел күтәрелә. Шаярып сөйләшкән арада уйчанланып киткән чаклары да булды. Улын бик-бик сагына иде ул. «Үлгәнче улыкаемны күрсәм иде», — дип елый иде. Күңелемнән әбине кызгана, әнисенең хәлен белергә кайтмаган улын әрли идем. Яз җитеп, гөрләвекләр төшкән вакытта, әбиебез безне ташлап китте. Яз булып китеп барды ул. Плитәсендә кайнап утырган чәе, коймада каккан келәмнәре калды. Улын күрә алмыйча, мәңгелеккә күчте. «Киергемне сиңа бирәм, кызым, истәлегем итеп сакларсың», — дигән сүзләре хәзер дә чигәргә утырган саен ишетелә кебек. Тышта чатнама суык. Өйдә җылы. Зәп-зәңгәр кыңгыраулар — урман чәчәкләре чигәм. Ямьле язлар, чәчәкле җәй алда әле. Өйгә җәйге чәчәкләр исе тарала. Юк, ислемай исе... Сөмбел ШӘЙГАРДАНОВА. Актаныш, Пучы. [center] БЕЗНЕҢ ИШЕК АЛДЫНДА Әдилә ӘҺЛИУЛЛИНА рәсеме. Казан, 85нче мәктәп. [/center]]]> http://sabantuy.net?id=938 Mon, 26 Dec 2011 12:58:29 GMT <![CDATA[Сезнең иҗат]]> Кыш көнен без яратабыз, Чана- чаңгы шуабыз, Ару- талуны белмибез, Тимераякта йөрибез. Раил ШӘЙХЕТДИНОВ. Мөслим, Вәрәшбаш. [center]Матурлык[/center] Бар дөнья ап-ак кар, Җир юрган ябынган. Табигать бу җәйдән Инде бик арыган. Ай сибә якты нур, Төннәрен — ап-аяз! Кышын бик матур бит — Соңарсын әле яз! Айдар ШӘЙХИН. Актаныш, Иске Кормаш. ]]> Сезнең ижат http://sabantuy.net?id=937 Thu, 15 Dec 2011 10:53:42 GMT <![CDATA[Рәхмәт хаты ]]> http://sabantuy.net?id=936 Wed, 14 Dec 2011 12:28:15 GMT <![CDATA[СӨМБЕЛӘНЕ КЕМ БЕЛӘ?]]> Яз чибәре — Нәүрүзбикә һәм көз сылуы — Сөмбеләне сайлау гадәте халкыбызда борынгыдан яши һәм безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Бүгенге заман Сөмбеләсе чибәр, сөйкемле, акыллы, зирәк, талантлы һәм... «Сабантуй» газетасының тарихын әйбәт белергә тиеш икән! Дәрвишләр бистәсендәге Балалар иҗат үзәгенә 19 кыз нәкъ менә шундый икәнлекләрен исбатларга җыелды да инде. Совет районының төрле мәктәп-гимназияләренең бишенче-алтынчы сыйныфында укучы бу кызларның барысының максаты — көз сылуы Сөмбелә булу. Бөтен нәрсә танышудан башлана; кызлар үзләре турында сөйләделәр, азрак мактанып та алдылар. Жюри ярышның башында ук нинди авыр эшкә тарганын аңлады. Кызлар барысы да әйбәт укыйлар, уңган-булганнар, талантларына да күз тимәсен. Икенче этапта сәхнәгә алтын көз үзе менде, диярсең, кызларның киемнәре шундый матур, күз явын ала. Эшләпәләрдә — көзге байлык, җиләк-җимеш, яшелчә. Күлмәкләре кызларның үзләренә дә ошый, күрәсең, алар матур шигырь юллары белән үз киемнәрен тасвирладылар. Өченче этапта кызлар «Сабантуй» газетасы белән никадәр дус булуларын, аның тарихын яхшы белүләрен күрсәттеләр, нәкъ имтихандагы шикелле, билет алып, җавап бирделәр. Ә сораулар гади түгел иде: «Яшь ленинчы»ның (хәзер «Сабантуй») беренче редакторын да, беренче хәбәрчеләрен дә, беренче санның тиражын да белергә кирәк. Җитмәсә, жюрида газетаның хәбәрчесе утыра. Кызлар бик тырышып әзерләнгәннәр, күбесе чатнатып, «5»лелек җавап бирде. Кайберәүләрнең азрак ялгышулары да белмәүдән түгел, каушаудан гына иде. Бу ярышта Миләүшә якты йолдызчык булып балкыды. Шулай булмыйни, алар әлеге газетага сыйныфлары белән язылдылар бит, бергәләп кызыксынып укып баралар. Көз сылуы — Сөмбелә бодай, солы, борчак, көнбагышны да таный белергә тиеш, ди. Шәһәрдә туып-үскән кызларга бу бирем дә җиңел бирелмәде. Ярышның бишенче этабында кем үкчәсеннән ут чыгарып биеде, кем моңлы итеп җыр сузды, кем скрипкада сыздырды. Менә ярышлар тәмам, жюри озак киңәшеп-бәхәсләшкәннән соң, нәтиҗәләрне игълан итте. Өченче урынны Алинә Гарәфетдинова (111нче мәктәп), Ландыш Сафина (125нче мәктәп), Мәдинә Гайнанова (121нче мәктәп) бүлеште. Икенче ике урынны Айгөл Гайфуллина (175нче мәктәп) һәм Илзирә Галимбәкова (171нче мәктәп) яулады. Беренче урында — 90нчы гимназиядән Гүзәл Хафизова. Совет районы Сөмбеләсе исеменә үзе чибәр, үзе сөйкемле, үзе зирәк, үзе тапкыр, үзе талантлы Миләүшә Гадиева (рәсемдә) лаек булды. Ул 149нчы лицейның 4А сыйныфында укый. Башына таҗ кигезеп, җилкәсенә җиңүче тасмасын таккач, ул тагын да чибәрләнеп китте. Беренче урынга чыккан Гүзәлгә бүләкнең иң шәбе эләкте — ул «Сабантуй» газетасына подписка белән бүләкләнде. Йолдыз ШӘРАПОВА. ]]> http://sabantuy.net?id=935 Mon, 12 Dec 2011 14:15:50 GMT <![CDATA[Болгар]]> Спас районының Болгар сәнгать мәктәбе укучылары биш юнәлеш буенча өстәмә белем алалар — музыка (баян һәм фортепьяно), рәсем сәнгате, хореография белән шөгыльләнәләр, театр студиясенә йөриләр, ә иң нәниләрне эстетик белем дәресләре көтә. Соңгысын сәнгать мәктәбенең киләчәге дияргә мөмкин, чөнки ул — мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен укырга керергә әзерлек курслары. Еш кына өстәмә белем юнәлешен баласы өчен әти-әнисе сайлап, бала алар теләгәнгә йөрергә мәҗбүр була. Биредә әзерлек төркеменең программасында музыкадан башлап, инглиз теленә кадәр барысы да кертелгәнгә, бала күңеле яткан юнәлешне дәвам итә ала. Мәктәптә «Вдохновение» укытучылар вокаль ансамбле, «Капельки» балалар вокаль ансамбле, «Булгарочка» бию коллективы, театр студиясенең «Трио конферанс» иҗат коллективы, «Гармония» халык уен кораллары ансамбле эшли. 400гә якын укучыны берләштергән мәктәп киләсе елга үзенең 45 еллык юбилеен үткәрергә җыена. ]]> http://sabantuy.net?id=934 Fri, 09 Dec 2011 14:37:40 GMT <![CDATA[ Яшьләр хәзер бүтәнме?]]> ПАНК. 70нче еллар уртасында Бөек Британия, АКШ һәм Австралиядә барлыкка килгән. Инглиз телендә «punk» берничә мәгънәгә ия, элек сүгенү сүзе буларак кулланылган. Панклар өчен гади җәмгыять кысалары — капкын. Шуңа күрә бу агымга эләгүчеләр, гадәттә, иреккә омтыла һәм читтәгеләр фикерен санга сукмый. Рок тыңлыйлар. Чәчләрен ачык төскә буяп, гель яисә сыра ярдәмендә тырпайталар (80нче елларда «ирокез» дигән прическа модада булган). Панклар гардеробында иң мөһим кием — күн куртка, бөгәрләнгән джинсы, вак шакмаклар төшерелгән күлмәк, кара төстәге ертык футболка һәм авыр ботинкалар. Кием-салымнарына баш сөяге сурәте төшерелә. Кулына напульсник, муенына муенчак тага, чалбарына эт чылбыры каптыра, тәненә татуировка ясый. ГОТИКА. Дөньяны тонык төсләрдә генә күрүчеләр агымы. 1983 елда барлыкка килгән. Готлар бары тик аларның агымы гына акны карадан аерырга өйрәтә, дип саный. Соңгы елларда киенү стиле алышынса да, ике нәрсә үзгәрешсез калган: кара төс һәм көмеш бизәкләр. Бу агым вәкилләре битләрен ак төскә буйыйлар, күз төпләрен, тырнак-иреннәрен кара карандаш белән сызалар. Төп атрибутлары — Мисырдагы мәңгелек Алла тәресе. Готлар табут, баш сөяге, ярканат сурәтләрен яратып кулланалар. Агымга килеп керүчеләрнең күбесе үзенә яңа исем таба (алар фантастик фильмнардан, әкиятләрдән алына). Готлар сазлык, урман, зиратта гына йөрми, ә театр, орган залы кебек мәдәният учакларына да сәяхәт кыла. Ел саен Лейпциг шәһәренә — готларның иң зур фестиваленә 25 меңнән артык кеше җыела. Фестиваль-җыен «Караңгылык балалары» дип атала. ЭМО. Эмоцияләрне тышка чыгарырга ярдәм итә торган агым. Эмо егетне «эмо-бой», ә кызны «эмо-герл» дип йөртәләр. Агымга кушылучы яшьләр нечкә күңелле, аларга карата әйтелгән һәр начар сүз күңелләренә авыр таш булып ята. Бик еш үз дөньяларында яшиләр. Эмолар ялгыз йөрми, киресенчә, үзләренә охшаш кешеләр эзләү белән мәшгульләр. Кагыйдә буларак, алар тартмаска, эчмәскә, кыскасы, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш. Эмо озын маңгай чәче үстерә, матур прическа ясау өчен фантазиясен дә, лак та җәлләми. Күбесе иреннән алып каш турысына кадәр тәнен тиштереп, пирсинг ясый. «Эмо-бой», кызлардан бер дә калышмыйча, күз төпләрен каралта, кайберләре тырнак буйый. Киемендә, гадәттә, кара һәм ал төс өстенлек итә. Кара төс — төшенкелек, ал төс — бәхет билгесе. Яраткан киеме — кара төстәге шнурлы кеда, тәнне кысып торган футболка, тар джинсы. Төп атрибуты — кара яисә ал төстәге каеш. Значок, амулет, муенса, беләзек кияргә ярата. Туграсы — ярылган йөрәк сурәте. Эмолар үз сафларына башкаларны да чакыру максатыннан төрле урыннарда «Эмо — не мода, Эмо — не борьба, Эмо — ты, Эмо — я!» дигән язу калдыралар. МЕТАЛ. Рокның металл (гитараның авыр музыкасы) стилендәге музыкасын яратучылар агымы. 1980 елларда барлыкка килгән. Химик «металл»дан аерыр өчен, инглиз теленнән калькалаштырылган сүздә бер «л» языла. Металистлар озын чәч үстерә, «косуха» дигән күн куртка, баш сөяге, кан сурәте, иблиснең инглизчә язылышы төшерелгән кара футболка, кыска итек кия, муенына чылбыр урый. Алар «пычрак» тавышлы җырга гашыйк — андый җырларның фәлсәфәсе тирәнрәк, диләр. Метал агымы вәкилләренең тормышы тоташ фәлсәфәдән тора. АНИМЕ. Япон мультфильмнарын яратучылар агымы. Аниме XX гасыр азагында тамыр җибәрә. 1990 еллар ахыры — 2000 еллар башында япон мультипликациясе белән «чирләүчеләр» арта. Аниме «эпидемия»се 17-18 яшьлек кызларга хас, дип әйтә белгечләр. Алар япон кызлары сыман киенә (ак гольфа, кыска итәк, сандали), чәчен ачык сары, зәңгәр яисә кызылга буйый, япон телен «кимерә». Башкалар белән конфликтка кермичә, үз дөньясында бикләнеп яши. Тагын... хиппи, гламур, рэгги, растафарай, скинхэд, хип-хоп, толкиенист, рэйвер... Яшьләр агымы булган, бар һәм булачак, тик нинди төсмер алачагы гына — бүтән мәсьәлә. Гасыр саен олылар: «Яшьләр хәзер бүтән», — дияргә ярата. Менә кызык: ә ни өчен яшьләр генә үзгәрә икән?! Бәлки, олыларның да карашы гасыр саен алмашынадыр. Аны әйтүче генә юк. Хәер, ни булса да, әйдәгез, бернинди агымга да иярмичә, үзебез булып калыйк әле. Шулай булганда гына тормышта үз урыныбызны таба алырбыз. ]]> http://sabantuy.net?id=933 Tue, 06 Dec 2011 13:32:53 GMT <![CDATA[Поле чудес]]> Рафаэль белән без аның тапшыруга ничек эләгүе хакында икенче барып кайтуыннан соң сөйләшкән идек. Моның өчен башта кроссворд төзергә яисә sms аша сорауларга җавап бирергә кирәк икән — дөрес җавапны иң тиз язып җибәргән кеше җиңүче була һәм Мәскәүгә килергә чакыру ала. Соңгы тапкырында Рафаэль икенче юлны сайлаган. — Чакыру телеграммасында: «Күчтәнәчкә кыйбат булмаган милли сувенирлар, кул эшләнмәләре, җирле предприятие яисә туган-тумачаларыгыз җитештергән әйберләр алып килә аласыз» дигән язу да була. Буш кул белән килсәң, Якубовичка тапшырасы күчтәнәчләрне оештыручылар үзләре бирә, — ди Рафаэль. Аның әйтүенчә, тәнәфескә туктаган арада Якубович белән фотога төшү, аннан автограф алу җиңел, ә инде тапшыру бетүгә, «ак мыек»тан шунда ук «җилләр исә» икән. Мәскәүгә бару-кайту юлын Рафаэль үзе түләгән, ә кунакханәдә атна буе бушка яшәгән. Тапшыруга төшкәнче, уенчылар белән башта берничә көн дәвамында сөйләшүләр үткәрәләр. Тагын бер нәрсә — откан призлардан 13 процент салым алып калалар (чит илдән килүчеләрдән — 35 процент). Машина откан очракта, тапшыруның эфирга чыкканын көтәргә туры килә икән. Әйткәнемчә, боларын миңа Рафаэль узган очрашуда сөйләде. Дүртенче сәфәреннән кайтып керүгә, мин аны кабат «эләктердем». Һәм — бу мизгелдә мине табиб образында күз алдыгызга китерегез — менеджер булып эшләүче Рафаэльдә — «Поле чудес» диагнозы! — Уенда катнашудан туймадыңмы, дустым? — Ю-у-ук. Машина отмыйча туктамыйм әле! — Тапшыруның иҗат төркеме белән туганлашып беткәнсеңдер инде... — Алар да, синең кебек, мине күргәч: «Ел саен килеп торасың! Туймадыңмы әле?» — дип аптырадылар. — Якубович сине таныдымы соң? — Юк, ләкин дүртенче тапкыр килүемне әйткәч, ул да аптырашта калды. Менә күрерсең, бишенче тапкыр да барырмын әле! Ленар Закиров. Язманы тулысы белән газетаның 49нчы саныннан укырга мөмкин. ]]> ЯҢА САН http://sabantuy.net?id=932 Mon, 05 Dec 2011 13:39:14 GMT <![CDATA["МӘГАРИФ МУЗЕЕ"]]> Ул — Киндеридә урнашкан 166нчы мәктәп. Музей аның тарихы белән тәфсилләп таныштыра, документлар һәм фотолар белән дә дә¬лилли. Яңа музейда кайчандыр Совет районында яшәгән һәм әле дә яшәүче кешеләр тормышы, район заводларындагы уңышлар яктыртыла. Музейның беренче кунаклары — Совет районы ветераннары иде. Кунак¬ларга экскурсияне 175нче мәктәпнең тарих укытучысы Эльвира Хафизова һәм Х класс укучылары үткәрде. Биредә эзләнү һәм өйрәнү эшләре һаман да дәвам итә, чөнки үз тарихын белмәгән буынның киләчәге юк... ]]> http://sabantuy.net?id=931 Mon, 05 Dec 2011 13:28:32 GMT <![CDATA[шугалак көтә]]> Анда үз тимераякларың белән керү — 40 сум, ә тимераякны прокатка алып тору 80 сумга төшә. Саф һава сулап кайтасыгыз килсә, стадионга рәхим итегез ]]> http://sabantuy.net?id=930 Wed, 30 Nov 2011 12:13:09 GMT <![CDATA[әкият-тамаша]]> Вакыйга җәйге һәм кышкы урман аланында бара. БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ Җәйге урман аланы. Урталыктагы яшел чыршы тирәсендә чәчәкләр үсеп утыра (Салават күпере төсләре санынча — җиде чәчәк). Кошлар сайрый, күке кычкыра. Салмак-дәртле көй яңгырый. Чәчәк кыяфәтендә чүгәләп утырган җиде бала да, бер-бер артлы кузгалып, тирбәлә башлыйлар, аннары салмак кына биеп китәләр. Күмәк җыр: Төсләр булып тудык җиргә, Гөлләр булып яшибез. Кояш чыкса — бәйрәм безгә, Кояш китсә — өшибез. Кушымта: Һәр нәрсәнең төсе була, Төсләрнең ямьсезе юк. Һәрбер җанның йөзе була, Җаннарның гамьсезе юк… Теләгәннәр санасыннар,— Төсләрнең дә саны бар. Төсләр дә кешеләр кебек,— Төсләрнең дә җаны бар. Кушымта. Җыр тәмамлануга төсләр төрлесе төрле якка таралышып утыралар. Күксылу (кәефсезләнеп). Их, без монда күңел ачып йөргән булабыз, матурлыгыбыз белән мактанышабыз, ә безне беркем дә күрми… Авторы: Галимҗан Гыйльманов. [u]Әкият-тамашаны тулысы белән “Сабантуй” газетасының 48, 49, 50нче саннарыннан таба аласыз. [/u] ]]> http://sabantuy.net?id=929 Wed, 30 Nov 2011 12:00:46 GMT <![CDATA[ Кадерле укучыларр!]]> [img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bez_imrrrrrek.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="135" height="190" align="Right"]bez_imrrrrrek.jpg (24.34 Kb)[/img] Мин Азнакай районы Югары Стәрле мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим. Үз һөнәремне бик яратам, эшемдә «Сабантуй» газетасына таянам. Тәрбия чараларын үткәргәндә «Сабантуй» газетасы — төп ярдәмчем. Класс сәгатьләрен үткәрү өчен газета битләрендә дөнья күрүче «Холкың нинди?», «Үзеңә бәя бирә беләсеңме?» кебек тестларны кулланам. Музыкаль кичәләрне үткәргәндә газета битләрендәге шигырьләр, көлдергечләр, җырлар ярдәм итә. «Хәерле юл!» кушымтасы — укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә төп ярдәмлек. «Сабантуй» газетасының «Белем.ру» порталы белән хезмәттәшлек итүе укучыларга интернет бәйгеләрдә катнашу өчен юл ача.Гомумән, «Сабантуй» газетасы — балалар өчен бай эчтәлекле, заман яңалыклары белән бергә атлаучы газета. Минем укучыларым «Сабантуй» битләрендә игълан ителгән төрле викториналарда һәм ЗТК конкурсында актив катнашалар. Ә инде үз язмаларын газета битләрендә күргәч, бик сөенәләр. Шуңа да газетаның килүен түземсезлек белән көтәләр. Без шундый матур эчтәлекле газета чыгаручы «Сабантуй» газетасы хезмәткәрләренә зур рәхмәт юллыйбыз. Якынлашып килүче яңа 2012 ел белән котлыйбыз! Һәрберегезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телибез. «Сабантуй» озак яшәсен, тиражы артып торсын! [center]Марина САНИЕВА.[/center] [b] [center]Син«Сабантуй»га язылдыңмы әле? Без —язылдык![/center][/b] Исегезгә төшерәбез: «САБАНТУЙ»ның индексы — 54124, язылу бәясе — 175 сум 38 тиен. ]]> http://sabantuy.net?id=928 Tue, 29 Nov 2011 13:26:25 GMT <![CDATA[«Бәләкәч»]]> «Бәләкәч» Президент программасын гамәлгә ашыру кысаларында беренче балалар бакчалары Буа районында яз көне үк ачылган иде. Моңарчы булган биналар үзгәртеп һәм төзекләндерелеп өч мәктәпкәчә балалар учреждениесе барлыкка килде. Балалар бакчалары Мамадышта, Әлмәттә һ.б. шәһәрләрдә дә ачылды. Күптән түгел генә Арчада ачылган 140 урынлы «Бәләкәч» балалар бакчасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе килеп нәниләрне һәм ата-аналарны котлады. «Бәләкәч» Президент программасы нигезендә Казанда гына да нәниләр өчен балалар бакчаларында 4800 урын барлыкка киләчәк. Аның 18е өр-яңа булса (2600 урын), 5есе моңарчы башка максатлардан файдаланылган балалар бакчалары төзекләндерелгәннән барлыкка килә. Казанда программа кысаларында төзелгән беренче бакча (120 урын) сентябрь аенда Глушко урамы, 11а йорты адресы белән ачылган иде. Икенчесе — Гафури урамында эшләүче бакчага янкорма өстәү нигезендә зурайтылып, тагын 50 баланы кабул итте. Өченчесе — Глушко урамында, дүртенчесе — Әпсәләмов урамында, шушы көннәрдә бишенче балалар бакчасы Җиңү проспектының 180а йорты адресы белән ачылды. Яңа Савин районында ачылганы — «Шатлык» дип аталганы — татар телендә тәрбия һәм белем бирүче бакча буларак та сөендерә. «Балалар бакчасы ачылу — ата-аналар өчен күптән көтелгән вакыйга. «Бәләкәч» программасы — хыяллар тормышка ашуның ачык мисалы», — диде әлеге бакчаны ачу тантанасында катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков. ]]> Илдә ниләр бар икән? http://sabantuy.net?id=927 Tue, 29 Nov 2011 13:06:12 GMT <![CDATA[ИГЪТИБАР! ИГЪТИБАР!]]> [center][color=''purple'']Бакча балалары белән — утренниклар, мәктәпләрдә төрле кызыклы кичәләр оештырасыз. Күбегезнең еш кулланылган әзер материалдан файдаланасы да килми — үзегезчә, яңача итеп эшләргә тырышасыз. Без сезнең менә шундый иҗади эшчәнлегегезне сынап карарга булдык — бәйрәм сценарийлары, скетчлар, пьесалар язу буенча «Бәйрәм» конкурсы игълан итәбез.Аларга профессиональ әдипләр бәя бирәчәк, һәм иң яхшылары газетабыз битләрендә урын алачак. Конкурска киләсе елның 1 маенда йомгак ясалачак. Җиңүчеләргә редакциябезнең истәлекле бүләкләре тапшырылачак. Искәрмә: кулъязмалар дүрт машинка битеннән артмаска тиеш. Язмаларыгызга 2012 елның I яртыеллыгы өчен «Сабантуй»га язылу квитанцияләрегезнең копиясен теркәргә дә онытмагыз. [/color] [/center]]]> http://sabantuy.net?id=926 Wed, 23 Nov 2011 16:10:56 GMT <![CDATA[СВЕТОФОР]]> Алинә КОПЫЛОВА. Юл йөрү кагыйдәсенең Билгеләрен белегез! Юлларда сез игътибарлы Һәм дә имин йөрегез! «Исән йөреп, сау кайтыгыз!» — Дип теләп кала алар. «Тиздән әтием кайта», — дип, Көтеп тора балалар! Һәр билгегә күз салыгыз, Игътибарлы булыгыз. Сезне өйдә һәр көн көтә Кызыгыз һәм улыгыз! Азат ЗАРИПОВ. Барам шулай уйланып, Зур урамнар чатыннан. Выжлап кына бер машина Үтеп китте артымнан. Абайламый калдым, ахры, Туры юлдан киткәнмен, Җәяүлеләр юлын күрми, Ялгыш урап үткәнмен. Альмир ИБРАҺИМОВ. Арча, 1нче мәктәп укучылары ]]> Хәерле юл! http://sabantuy.net?id=925 Wed, 23 Nov 2011 11:56:14 GMT <![CDATA[НУРИСЛАМ ХӘСӘНОВ]]> «Кунакка мен»,— диярләр иде. Бик менәр иде дә, үги әнисе Рузинә апа каршы төшәр, теге юлы да ничек чәчрәп чыкты: орыша-орыша бер бүртенде, бер агарды. Тартылып килгән юка иреннәре төкерек чәчте. «Чукынып йөрисеңме анда, конфетларына кызыгып, бакча чүбен утамый...» Әздән генә таягы белән билгә сыдырмады. Мине үги малай булганга күрә яратмый. Юктан да бәйләнергә генә тора.Үз әнием булганда рәхәт иде. Юк шул ул хәзер. Сиңа иптәшкә энекәш алып кайтып бирәм дип йөрде-йөрде дә, бүлнискә киткәч, шуннан үз аягы белән кайта алмады... Рузинә апага әти бер сүз әйтә алмый, ул чәрелди башлауга — авызын яба... Элек алай түгел иде. Беркөнне әти, эштән кайткач, мине алдына алып: «Әй, улым, әниең төсен хәтерләтеп торырга ярый син бар әле минем», — дип, башымнан сыйпый-сыйпый ярата башлаган иде, ул шуңа төсен бозды... Диләр Кәшфия апаларын чаттан борылып күздән югалганчы күзәтеп торды. Тәрәз төбендә бер генә чәчәк аткан кына гөленә карап алды. Аңа Кәшфия апасының кояшта балкыган йөзе дә шул чәчәк кебек матур, әнисе йөзедәй якын тоелды. [b] ХИКӘЯНЕ ТУЛЫСЫ БЕЛӘН “САБАНТУЙ” ГАЗЕТАСЫНЫҢ 19нчы НОЯБРЬ САНЫННАН УКЫЙ АЛАСЫЗ.[/b] ]]> http://sabantuy.net?id=924 Wed, 23 Nov 2011 11:37:34 GMT <![CDATA[Простор]]> «Простор» үзәге өч юнәлештә эшли: спорт-туризм, музей-экскурсияләр һәм туган якны өйрәнү. Үзәккә 6-12 яшьләрдәге 1275 бала йөри. «Простор» үзәге үз районы мәктәпләрендәге балалар иҗат берләшмәләре белән генә хезмәттәшлек итеп калмыйча, башкалабызның югары уку йортлары, ТР Милли музее, «Эрмитаж — Казан» һәм «Хәзинә» галереялары белән дә даими элемтәдә тора. Аның базасында кызыклы экспонатлары һәм этнографик почмаклары булган Балалар әдәбияты музее эшләп килә. Яңа Савин районында әлеге музейны оештыручы, үзәкнең директор урынбасары Фәридә Сәлимованың экспозицияләр буенча мавыктыргыч экскурсияләрен тыңламаган бер генә бала да калмагандыр. Музей ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларны патриотик тәрбияләү буенча оештырылган республика бәйгесендә беренче урынга лаек булган. Музейның әдәбият салонында танылган әдипләр белән кызыклы очрашулар оештырыла. Үзәккә йөрүчеләр район, шәһәр, республика һәм федераль дәрәҗәдә үткәрелгән конкурсларда еш җиңеп чыгалар. М. Черепанов түгәрәгенә йөрүчеләр «Хәтер Маршы»нда (Беларусь, Могилев өлкәсе) катнаштылар. «Куркынычсызлык мәктәбе»ндә, чаңгы, каратэ, азимут буенча йөрү, спортта дөрес ориентир сайлау буенча ярышларда да «простор»чылар алдынгы рәттә булды. Г. Тукайның тууына — 125, М.Җәлилнең 105 еллыгына багышланган «Туган як серләре» конкурсларында да бик актив катнашып, эзләнү эшләре буенча җиңү яуладылар. 20 ел буена «Простор» үзәгенең күркәм эшләре аша күпме укучыга өстәмә белем һәм йөрәк җылысы бирелгән. «Сабантуй»ның 5000 укучысы исеменнән туган көнегез белән котлыйбыз, эшегездә шулай гел уңышлар гына юлдаш булсын! ]]> http://sabantuy.net?id=922 Fri, 18 Nov 2011 12:12:10 GMT <![CDATA[ Без–әкият язабыз.]]> [center]Яшьләр бии-бии, җырлый-җырлый, шаярып, көлеп баралар икән. Бу хәлгә бөтен дөнья халкы таң калган. Менә Кар бөртекләренең иң шаян, иң сылу кызы мондый тәкъдим ясый: — Әйдәгез, качышлы уйныйбыз. Кызлар кача, ә егетләр эзли. Аның белән барысы да ризалаша. Ә үзе, бик озак эзләсеннәр өчен, еракка-еракка очып китә һәм чит җирдә адашканын сизми дә кала. Шулай оча торгач, Кар бөртеге каршысында гаҗәеп матур, аллы-гөлле агач күрә. Кыз аның чәчәкләре арасына яшеренеп, күзләрен йома. Шулчак әлеге серле агач ак чәчәкләрен коеп, кызның өстенә мамык шәл яба. Бу серле табигать могҗизасын күзәтеп торган Кар егет тә агач янына килә һәм кар бөртеген күрә. Әлеге мизгелдә алар үзләренең саф, эчкерсез хисләреннән оялып кына мәхәббәт учагында янучы иң бәхетле пар була. Шушы көннән башлап, Кар бөртекләре патшалыгының яшьләре ел саен һәр илдә 3 ай, 3 көн, 3 төн буе кунак булып, ял итеп, бәйрәм ясап, күңел ачып һәм шунда үзләренә тиң ярны табып, дөнья буйлап сәяхәт итә башлыйлар.[/center] Фәйрүзә САФИНА. Мамадыш, Урта Кирмән. ]]> Сезнең ижат http://sabantuy.net?id=921 Fri, 18 Nov 2011 11:12:41 GMT <![CDATA[ЭРУДИТЛАР ӨЧЕН ТЕСТ]]> [center][color=''red'']6. Н.НОСОВНЫҢ ӘКИЯТЛӘР ШӘҺӘРЕНДӘ ЯШӘҮЧЕ ДОКТОР ПИЛЮЛЬКИН НИНДИ КҮЗЛЕК КИЯ? 7. ЭВКАЛИПТНЫ КОЧАКЛАГАН АЮ. 8. “БУРАТИНО” МАҖАРАЛАРЫНДАГЫ» ӨЙ ЧИКЕРТКӘСЕ НИНДИ МУЗЫКА КОРАЛЫНДА УЙНЫЙ? 9. КАЙСЫ ӘКИЯТЧЕ МӘЧЕНЕ ИТЕКЛЕ ИТКӘН? 10. ҺИНДСТАН ВАЛЮТАСЫ. 11. КОМПЬЮТЕРНЫҢ«УКУЧЫСЫ». 12. АФРИКАНЫҢ ИҢ КҮП СУЛЫ ЕЛГАСЫ. 13. ГЕРМАНИЯНЕҢ СУДНОЛАР ЙӨРИ ТОРГАН ТӨП ЕЛГАСЫ. 14. ИҢ КЕЧКЕНӘ ЦИТРУС. 15. ЗОЛУШКА КАЯ БАРГАН? 16. «САБАНТУЙ» РЕДАКЦИЯ СЕНЕҢ АДРЕСЫ. 17. ИРОКЕЗ ЙӨРТҮЧЕ. 18. ГЛАДИАТОРЛАР КАЙДА СУГЫША?[/color][/center] [center][color=''green'']Җавапларыңның дөреслеген “САБАНТУЙ” газетасының 46нчы номер (12 ноябрь) саныннан тикшерә аласың.[/color] [/center]]]> КОНКУРСЛАР http://sabantuy.net?id=920 Wed, 16 Nov 2011 11:24:33 GMT <![CDATA[“ЗӘЙТҮНӘКӘЙ”]]> [b]Соңрак Зәйтүнә ханым Кадыйр Рәсүлевка кияүгә чыга һәм дөньяга танылган язучы, Тукай премиясе лауреаты Атилла Расих туа. Совет власте елларында Рәсүлевлар гаиләсе бик авыр яши. Улына төпле белем бирү өчен Зәйтүнә ханым Казанга иң якын урнашкан татар авылы Шәлегә укытучы булып килә.[/b] Зәйтүнә Мәүлүдованың исеме энциклопедияләргә кермәсә дә, халкыбыз өчен бик кадерле шәхес. «Ул — Тукаебызның мә¬хәббәте», — дип раслый галимнәр. Заманында бөек шагыйребезнең илһамчысы булган Зәйтү¬нә образы бүгенге иҗатчыларыбызны да илһамландыра: М.Җәлил исемендәге Дәүләт академия опера һәм балет театры «Шагыйрь мәхәббәте» (Р.Харис, Р.Әхиярова) операсын куйса, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт Яшь тамашачылар театры «Зәйтүнәкәй» спектаклен (Р.Батулла) сәхнәгә чыгарды. Әлеге спектакльнең премьерасы шушы көннәрдә генә Питрәч районының Шәле авылында күрсәтелде. Моның җитди сәбәбе дә бар — Шәле урта мәктәбе диварына Зәйтүнә Мәүлүдовага багышланган истәлек тактасы куелды. Чөнки Зәйтүнә ханым 1930-34 елларда биредә укыткан икән. Балачагында Зәйтүнә Мәүлүдовадан дәресләр алган Мөслимә Зарипова «иң¬нәренә шәл салган бик матур укытучы» турында яратып сөйләде. Шәлегә күренекле язучылар Рабит Батулла, Ренат Харис, Камил Кәримов, ТР Мәдәният министрлыгының идарә эшләре бүлеге җитәкчесе Кадрия Идрисова һәм Зәйтүнә ханымның оныгы, Атилла Расихның кызы Фәридә Рәсүлева да кайткан иде. Ул Зәйтүнә дәү әнисе һәм Кадыйр дәү әтисе турында истәлекләре белән уртаклашты. Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Атилла Расих та үзенең «Ишан оныгы» исемле романында Шәледә үткән каникулларын гаҗәеп җылы итеп искә ала. Зәйтүнә белән Тукай ни өчен кавыша алмаганнар соң? Язучы Рабит Батулла һәм Г.Кариев исемендәге театрның баш режиссеры Ренат Әюпов (сүз уңаеннан — ул да Шәле егете) артистлар белән бергә шул сорауга җавап эзлиләр. Артист Рафил Галимуллинның Тукае, Алсу Шәмсетдинованың Зәйтүнәсе мәхәббәттән һәм чарасызлыктан бәргәләнә. Автор хыялы арага Зәйтүнәгә гашыйк Кадыйр образын (артист Айназ Нургалиев) да керткән. Спектакльдә Кадыйр Зәйтүнәгә гашыйк егет булып кына гәүдәләнсә дә, чынлыкта ул Троицкида яшәгән күренекле дин эшлеклесе ишан Зәйнулла шәехнең бишенче улы була. Кадыйр Рәсүлев — Совет властеннан зыян күргән трагик шәхес, оныгы Фәридә ханым аны бик укымышлы, күп телләр белүче кеше итеп искә ала. Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры репертуарында Тукай образын сәхнәгә чыгарган икенче спектакль барлыкка килде. ]]> Төсле моң http://sabantuy.net?id=918 Tue, 15 Nov 2011 10:55:49 GMT <![CDATA[ Туп, ракета, өстәл...]]> Нәни спортчылар ял иткән арада мин өстәл теннисының файдасы турында әллә никадәр мәгълүмат белдем. Айрат Солтанов: «Пинг-понг кул чугына һәм аякларга массаж, — дип раслый. — Теннис тубы артыннан куып, организмда кан йөреше тәртипкә салына», — ди. «Ә минем өчен өстәл теннисы дәресләрдән соң бушану, — дип сүзгә кушыла Нәфисә Хөснетдинова. — Без бит кайчакта рәттән алтышар дәрестә утырабыз — арыта. Организмны ял иттерү өчен быел спорт белән шөгыльләнә башладым». Настя Дементьева өстәл теннисын әтисе белән бергә уйный икән. Ешрак кем җиңә дип уйлыйсыз? Әлбәттә, Настя! Пинг-понг, пинг-понг… Туп сикерә, булачак чемпионнар кулындагы ракеткалар ялт-йолт итеп тора. Хәер, күбесе, бәлки, чемпион да булмас, иң мөһиме — алар сәламәт булачак. ]]> http://sabantuy.net?id=917 Tue, 15 Nov 2011 10:00:17 GMT <![CDATA[Калфаклы сандугач]]> Быел фестиваль С.Садыйкованың тууына 105 ел тулуга багышланып, 7-10, 11-14 һәм 15-17 яшьлекләр арасында төркемләп үтте. Бәйгедә Казаннан, Татарстанның 12 районыннан, Чува¬шиядән, Ульяновск өлкәсе, Мәскәү каласыннан 60лап музыкант һәм җырчы катнашты. Җиңүчеләр өч номинация буенча сайлап алынды: солистлар, вокаль һәм инструменталь ансамбльләр. Яшьләрнең сәләтен Казан консерваториясе профессорлары Зилә Сөнгатуллина, Миңгол Галиев, Лидия Әхмәтова, шагыйрь Ренат Харис, баянчы Кирам Сатиев кебек дистәләгән шәхесләр бәяләде. Сәхнәгә чыккан һәркем Сара апага охшарга тырышты. Фотосурәте аша булса да Сара апа үзе дә һәр конкурсантка фатихасын бирде кебек. Сарман егете Айрат Хәйруллинның «Өч батыр» җырын борып-борып моңлы итеп җырлавын, тавыш мөмкинлекләрен жюри «Сара апаны хәтерләтә» дип, уңай бәяләде. Игезәкләр Алсу белән Айрат Куваловлар узган ел өченче урынны алганнар иде. «Быел җиңәргә дип килдек», — диделәр. Фестивальгә алар Чувашия республикасының Шыгырдан мәктәбеннән килгәннәр. Үзләре «биш»ле билгеләренә генә укыйлар, очынып-очынып бию¬ләре, моңлы итеп җырлауларына өстәп, Айрат өздереп гармунда да уйный. Оештыручылар бәяләвенчә, быелгы фестивальдә тирән мәгънәле, моңлы җырлар күп булды. Әнә, Саба балалар сәнгать мәктәбеннән килгән Райнур Мансуровның җырыннан соң ничек озак алкышладылар! Казан шәһәренең 4нче гимназиясендәге «Энҗе бөртекләре» вокаль ансамбле чыгышы да тамашачылар күңеленә хуш килде. Фестивальнең иң олы җиңүе — гран-приена Ульян каласыннан килгән «Чәкчәк» төркеме лаек булды. Сембер каласында татар мәдәнияты үзәге эшләп килә. Анда Сара Садыйкова иҗатына мөкиббән яшьләр йөри. Узган ел аларда, Сара Садыйковага багышлап, «Сембер җыры» конкурсы уз¬ган. Бүгенге бәйгедә җиңгән «Чәкчәк» төркемендә җырлаучы Рамил Айфетдинов ул бәйгенең дә җиңүчесе, үзләрендә узган «Татар егете»ндә дә көч сынашкан милли җанлы батыр егет. Әйе, милләтебезнең киләчәге менә шушы яшьләрдә. Киләчәктә бу малай-кызларга Сара апа иҗатын өлге итеп алып, Татарстан сәхнәләрендә генә түгел, Россия һәм чит илләрдә дә дан-шөһрәт казанырга насыйп булсын. Һәркемнең йөрәгенә чиртеп, халык күңеленә сукмак салып, яшәү җиңел түгел. Шундый дәвамчылары булганда Сара апа бүген дә безнең күңелләрдә илһамланып, канатланып сайраучы моңлы бер сандугач, кебек. Ләлә ЗӘЙНУЛЛИНА ]]> http://sabantuy.net?id=916 Tue, 15 Nov 2011 09:53:48 GMT <![CDATA[Иң биек манара – Бразилиядә]]> Моңа кадәр рекорд Чили башкаласы Сантьягода куелган булган. Әмма бразилиялеләр үзләренең күршеләрен уздырып җибәргәннәр. Алар көндәшләренә караганда, конструкторны 25 см га биегрәк итеп төзегәннәр. Элек Мәскәү дә рекорд куйган булган. 2001 елның июнендә Россия башкаласында 26,45 метр биеклектәге манара төзелгән. Кесә телефоны- куркыныч Франциядә яшь буынны кесә телефонының зыянлы йогынтысыннан коткару кампаниясе башланган. Монда телефонның сәламәтлек өчен зыянлы булуына ышаныч көннән-көн ныгый. Әй¬ләнә-тирәне саклау министры Жан Луи Борло белдерүенчә, тиздән 12 яшькә кадәрге балалар өчен булган махсус телефоннарны рекламалауны тыю турында закон кабул ителәчәк. 6 яшь тулмаган сабыйларга атап чыгарылучы «уенчык» дизайнлы телефоннар сату тыелачак. Французлар, дөньяда беренчеләрдән булып, халыкны кесә телефоны нурланышыннан саклау буенча башка чаралар да күрәчәк. Телефон нурланышы рөхсәт ителгән нормадан артса, ул сатудан алыначак. Кибеттә бары тик колакчыннары булган мобильниклар гына сатылачак. Франция халкын швед галимнәренең тикшеренүе куркуга салган: кесә телефоныннан даими файдаланучы балалар һәм үсмерләрдә баш мие шеше килеп чыгу куркынычы өлкәннәргә караганда 5 тапкыр күбрәк икән. Кешелек тиздән баш мие зәгыйфьләнүеннән интегә башлаячак. Балаларга телефонны бик тә кирәк вакытта гына кулланырга киңәш ителә. ]]> http://sabantuy.net?id=915 Fri, 11 Nov 2011 14:15:29 GMT <![CDATA[БАТЫР ЕГЕТ]]> Бүген менә Фазылны әнисе мәҗбүриләп шәһәр читендәге бакчаларына алып китте. «Көн-төн өйдә бикләнеп ятасың, ичмасам, бераз саф һава суларсың, дөнья күрерсең», — диде. Иярсә дә иярде, иярмәсә дә иярде малай аңа. Бакчада нинди дөнья күреп була ди инде! Ул бит телевизор да, компьютер да түгел! Барып җитү белән әнисе улына кечкенә көрәк тоттырды. «Менә шушыннан казый башла, беләкләреңә ит кунар бераз», — диде. Нишләсен инде Фазыл, казымый кая барсын. Бер-ике тапкыр гына талпынган иде, туфрак астыннан бик симез бер суалчан баш калкытты. Аннары туп-туры Фазылга таба китте. Малай чүгәләп утырды да суалчанны бик игътибар белән күзәтә башлады. Төбәлеп карый торгач, суалчан әкренләп зурая, юаная башлаган кебек тоелды. Башта ул көмешсыман тире белән капланган елан кыяфәтенә керде, аннары башына аллы-гөлле таҗ кигән, авызыннан утлар чәчеп торган аждаһага әверелде. Фазыл үзе дә таза гәүдәле, гайрәтле ир-егет икән, янәшәдәге агачка сөяп куелган ялтыравыклы кылычын алды да, аждаһаны шапы-шопы чапкаларга тотынды. Аждаһа тиз генә бирешмәде, утлы теле белән аны ялап-ялап алды, аннары әкренләп чигенә, чигенгән саен кечерәя барды... — Әй, улым, улым, ни гомер бер урыннан китә алмыйсың, бар эшең шушымы?! Әнисенең тавышын ишеткәч, Фазыл сискәнеп куйды. Тиз генә кулындагы чыра кисәген атып бәрде. Теге суалчан да кире оясына кереп чумды. Малайга күңелсез булып китте. Әнисе аны иң кызык җирдә бүлдерде бит! Көрәге белән бер-ике тапкыр гына селтәнде дә болдыр баскычына барып утырды. Баскыч янында гына, күзләрен ялтыратып, соры төс¬тәге песи баласы утыра иде. Фазыл аның башыннан, колак¬ларыннан сыйпаганда, ир¬кә¬ләнеп, «мыр-мыр» килеп утырды, тик сыртыннан кү¬тәреп алмакчы булганда ул «мыр-мыр»ы ырылдауга күчте. Авызын зур ачып, Фазылны теш¬ләмәкче дә булды хәтта. Нәкъ шул чагында малай үзенең каршында песи түгел, ә теш¬ләрен ыржайткан коточкыч зур юлбарыс басып торган кебек хис итте. Бер мультиктагы кебек ук-җәяләрен алды да аңа каршы көрәшкә чыкты. Үзенең башында — чуар каурыйлар белән бизәлгән таҗ, муенында — кыйммәтле ташлар тезелгән муенса, билендә чуар чүпрәкләр асылган бил¬дәмә икән. Джунгли урманнары эчендә Фазыл юлбарыс белән озак куышып йөрде, аның артыннан агачтан-агачка сикерде. Куып тотып, аркасына менеп атланды, куе урман өстеннән алар шулай очып кына чыктылар да зур диңгез ярына килеп утырдылар... — Тимә песигә, нәрсә дип җәфалыйсың син аны, ә?! Әнисе аны тагын әкият дөньясыннан бакчаларына алып төшеп «утыртты». — Казыйсың килмәсә, бар, чишмәдән су алып кил, чәй куеп җибәрербез, — дип, улына кечкенә чиләк тоттырды. Фазыл, сызгыра-сызгыра, аллея буйлап китте. Шулчак куе куак арасыннан нәни генә бер кош очып чыгып, аңа иярде. Үзе туктаусыз чыркылдый, малайга чишмә юлын күрсәтмәкче була, ахры. Тик чишмәгә барып җитә алмадылар, канатларын җилпи-җилпи оча торгач, ул кош алагаем зур бөр¬кеткә әверелде. Аннары тагын да зурайды, бөтен күкне каплап алган кебек булды. Фазыл да аптырап калмады, бер генә сикерде дә, бөр¬кет¬нең юан тәпиләреннән эләк¬ереп алды. Аннары ипләп ке¬нә аның җилкәсенә үк менеп атланды. Кызыл билбавын чишеп алып, бөркетнең муенына бәйләде дә үзе шуңа ябышты. Башындагы чигүле түбәтәен салып, аны да кош башына кидерде. Бөркет иярләгән батыр егетне күреп, аста халык җыелды, алар шаулаша, аңа бәйләм-бәйләм чәчәкләр ыргыта башладылар. Ул арада бөркет чапылдап суга төшеп утырды, Фазылның аякларына су тулды... Ул инде чишмә янына килеп җиткән, уйлана-уйлана су эченә үк кереп киткән икән. Тиз генә чиләген чумырып алды да сукмак буйлап кире китте. Әнисе тагын озак йөрисең дип тиргәмәгәе... Инде үз тыкрыкларына борылган иде, бакча капкаларына да якынлашкан иде, нәкъ шул чагында каршысына бәләкәй генә көчек чәңгелдәп килеп чыкты. Үзе әллә ни якын да килми, гайрәт чәчеп тик өреп тора. Фазыл аңа карады да катты. Менә-менә зуп-зур овчаркага әйләнер дә аны ботарлап атыр бит ул... — Әни-и-и!.. Әнисе йөгереп чыкканда, суы түгелгән чиләк чирәмдә аунап ята, малай үзе рәшәткә кырыендагы кычытканлы үлән арасына кереп чумган һәм: «Әни, коткар, әни, коткар...» — дип кабатлый иде... [center]Ләлә ГЫЙМАДИЕВА [/center] ]]> Әдипләребез http://sabantuy.net?id=914 Wed, 09 Nov 2011 12:50:03 GMT